news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“The Economist”: “Россиядә мөселманнар иң тиз үсүче халык төркеме”

“The Economist”: “Россиядә мөселманнар иң тиз үсүче халык төркеме”

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Россиядә, башка Ауропа илләре белән чагыштырганда, иң күп санда мөселманнар яши (Төркиядән кала) һәм илнең гомуми халкына карата ислам динен тотучылар саны даими арта бара, дип яза үз битләрендә “The Economist” (London) басмасы.

2002 елгы халык санын алу мәгълүматларына караганда, Россия мөселманнары саны 14,5 миллион булган, ягъни 145 миллионлы Россия халкының 10 процентын тәшкил иткән. 2005 елда тышкы эшләр министры Сергей Лавров 20 миллион санын атаган иде, ә Россия Мөфтиләр шурасы башлыгы Равил Гайнетдин Әзербәйҗан һәм Урта Азия иммигрантларын да кертеп, 23 миллион турында сөйли. Мәскәүдә яшәүче мөселманнарның саны 2 миллион тәшкил итә.

“Бары 25 ел элек кенә, - ди Татарстан Диния нәзарәте башлыгы Госман Исхаков, - безнең төбәктә бары 20 мәчет иде. Бүгенге көндә аларның саны 1300. Россиядә мөселманнар күп кенә гарәп илләрендәгегә караганда яхшырак шартларда яши”.

news_right_1
news_right_2
news_bot