news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТФМММ “Мин – татар, Россия гражданины” проектын тормышка ашырачак

Бүген ТР Яшьләр эшәре, спорт һәм туризм министрлыгында Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте “Россиядә гражданлык җәмгыяте үсеше шартларында татар милли-мәдәни мохтариятлә

(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”). Бүген ТР Яшьләр эшәре, спорт һәм туризм министрлыгында Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте “Россиядә гражданлык җәмгыяте үсеше шартларында татар милли-мәдәни мохтариятләре” дип исемләнгән конференцияне үткәрде. Чарада Россия төбәкләрендәге татар милли-мәдәни мохтариятләреннән делегатлар, Татарстан дәүләт органнары вәкилләре, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Конференцияне Татар федераль милли-мәдәни мохтарият рәисе Илдар Гыйльметдинов алып барды.
Конференция кысаларында Россиядәге гражднлык җәмгыяте үсешендә милли-мәдәни мохтариятләрнең роле, мохтариятләрнең дәүләт органнары белән элемтәләр булдыру механизмын камилләштерү, 2010 елда үтәчәк Бөтенроссия халык санын алу чараларында мохтариятнең катнашуы турында сөйләшенде.
Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте 1998 елда оеша. Бүген ул 25 төбәктәге милли-мәдәни мохтариятләрне берләштерә. Аның максаты – телне үстерү, татар телендә уку-укыту, милли мәдәният, үзаң үстерүгә кагылышлы проблемаларны хәл итү.
Форумда катнашучылар соңгы елларда Россия халыкларының милли үзаң үсеше активлашуын билгеләп үтә. Татар халкы күпмилләтле дәүләтебезнең үсешенә зур өлеш кертә, аның гражданлык җәмгыяте ныгуына, илдә бердәмлек, тотрыклылык булдыруга йогынты ясый. Милли-мәдәни мохтариятләр турындагы” Законы кабул ителгәч, Россия татарларының этномәдәни стурктуралары эшчәнлеге күзгә күренеп яхшырды. Бүген татар милли-мәдәни мохтариятләре оешкан һәм абруйлы көчкә әверелде.
Конференциядә катнашучылар Россия төбәкләрендәге милли-мәдәни мохтариятләр эшчәнлеген нәтиҗәлерәк итү, төбәк һәм федераль милли-мәдәни мохтариятләрнең хокукый һәм материаль базасын ныгыту өчен кирәкле законнар, норматив-хокукый актлар кабул итүгә булышлык күрсәтергә, татар федераль милли-мәдәни мохтарияте Советы ярдәмендә төбәкләрдә яшәүче татарларның Татарстан дәүләт органнары, ширкәтләре белән мәдәни һәм эшлекле хезмәттәшлеген үстерүгә булышлык күрсәтү; милли үзаң, сәяси һәм гомуми культура формалаштыру, яшь буында татар теленә, мәдәниятенә, традицияләренә кызыксыну уятуны барлык татар милли-мәдәни мотариятләренең бурычы дип исәпләргә кирәген ассызыклады. Шулай ук 2010 елда үтәчәк Бөтенроссия халык санын алу барышында агарту һәм мәгълүмати-аңлату эшчәнлеге буенча чаралар проектын эшләргә, аны тормышка ашыруны координацияләп торырга, халык санын алу барышында Татар федераль милли-мәдәни мохтарият һәм төбәкләрдәге милли-мәдәни мохтариятләр эшчәнлегенә ярдәм итүне сорап, ТР Дәүләт Советы һәм ТР Хөкүмәтенә үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә; Бөтенроссия халык санын алу вакытында яшьләргә исәпләнгән “Мин –татар, Россия гражданины” Интернет-проектын башлап җибәрергә һәм эшләргә тиешлеге күрсәтелде. Конференциядә Татар федераль милли-мәдәни мохтарият Уставына үзгәрешләр һәм өстәлмәләр кертүне расларга һәм яңа редакциядәге Уставны кабул итәргә кирәклеге турында да әйтелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100