news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТФБның 45 эшкуар-клиенты 90 млн сумнан артык суммада микрозайм алды

Татарстан Республикасы эшкуарларга ярдәм фондына барлыгы 150 млн сум күләмендә микрозайм алуга 97 гариза тапшырылган.

ТФБның 45 эшкуар-клиенты 90 млн сумнан артык суммада микрозайм алды
Ильнар Тухбатов

  (Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Антон Журавлев). “Татарстан Республикасы эшкуарларга ярдәм фонды” коммерцияле булмаган оешмасына «Татфондбанк»та акчалары тик торырга мәҗбүр ителгән 1652 эшкуар мөрәҗәгать итте, аларның 652се ташламалы шартларда микрозаймнар алу мәсьәләсе буенча, дип сөйләде әлеге фонд генераль директоры Андрей Афонин.

Хәзер микрозайм алуга 97 гариза каралышта, 73е буенча (137 млн сумга) микрозайм бирү турында карар чыгарылган. Әлегә 45 эшкуар 90 млн сумнан артык суммага микрозайм кулга төшергән.

Искәртеп үтик: 2016 елның 14 декабрендә «Татфондбанк» клиентларына акча салдыруда хисап-касса хезмәте күрсәтми башлады һәм банкоматлар аша акча салдыруга чикләү кертте. Икенче көнне Россия Үзәк Банкы кредиторларның таләпләрен канәгатьләндерүгә мораторий кертте һәм Татфондбанкка вакытлыча хакимият билгеләде, әлеге кредит оешмасының элеккеге хакимият органнары вәкаләтләрен туктатты. Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы моны иминият очрагы буларак таныды.

21 декабрьдә шушы агентлык банк-агент сыйфатында 5 банкны сайлап алды һәм «Татфондбанк»ка акча салганнарның иминият акчалары 26 декабрьдән «Сбербанк», «ВТБ 24» банкы, «Россельхозбанк», «ФК Открытие» банкы һәм «Ак Барс» банкы аша түләнә башлады.

«Татфондбанк»та акчалары тик торырга мәҗбүр ителгән эшкуарлар өчен, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән, республика Икътисад министрлыгы карамагында эш төркеме төзелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100