news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«ТФБ-Финанс» җинаять эше: барлык гаепләнүчеләр дә апрельгә кадәр сак астында булачак

«Татфондбанк» һәм «ТФБ Финанс» оешма хезмәткәрләренең адвокатлары бу карарга карата шикаять бирде.

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Илдар Әюпов). Татарстан Республикасы Югары Суды «ИК “ТФБ Финанс” кертемчеләренең 90 миллион сум акчасын урлауда гаепләнүченең гаризасын тикшерде.

“Татфондбанк” оешмасының базарда кыйммәтле кәгазьләр белән актив операцияләр башкару идарәсе җитәкчесе Рөстәм Тимербаев кулга алмауны сорап, шикаять язган. Суд әлеге шикаятьне кире кагып, топ-менеджерны кул астында калдырды. «ИК “ТФБ Финанс” инвесткомпаниясе клиентларының акчаларын урлануда гаепләнүченең адвокаты җәзаны өй аресты белән алмаштыруны сораган.

Моннан тыш Тимербаевтан кала бу эштә катнашы булган башкалар да кулга алу буенча шикаять биргән. Болар - «ТФБ-Финанс» актив операцияләр башкару идарәсе җитәкчесе Илнар Абдульманов, «ИК “ТФБ-Финанс”» директоры Тимур Вальшин, идарә рәисе урынбасары Вадим Мерзляков һәм "Татфондбанк" идарәсе рәисенең элеккеге урынбасары 35 яшьлек Сергей Мещанов.

Татарстанның Югары суды Казанның Совет районы суды чыгарган алда әйтеп үтелгән шәхесләрне кулга алу буенча барлык хөкемнәрне үз көчендә калдырды. Димәк, алар 2 нче номерлы тикшерү изоляторында кимендә апрель башына кадәр сак астында булачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100