news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"ТФБ Финанс" хезмәткәрләре – Тимербаев белән Абдулманов сак астыннан чыгарылган

Кичә шулай ук "ТФБ Финанс" генераль директоры Тимур Вальшин да сак астыннан чыгарылды.

(Казан, 28 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген “ТФБ Финанс”ның базарда кыйммәтле кәгазьләр буенча клиент операцияләре идарәсе җитәкчесе Рөстәм Тимербаев һәм клиент сервисы бүлеге җитәкчесе Илнар Абдулманов, читкә китмәскә кул куеп, иреккә чыгарылган. Бу хакта “Татар-информ”га хокук саклау органнарындагы шәхси чыганак хәбәр итте.

Искәртеп үтик, “Татар-информ” кичә “ТФБ Финанс” генераль директоры Тимур Вальшинның да иреккә чыгарылуы турында хәбәр иткән иде.

Андрей Шептицкий раслаганча, Тимербаев һәм Абдулманов белән тикшерү эшчәнлеге тулы күләмдә үткәрелгән, хәзер алар тикшерү эшләренә комачаулык итә алмый, шунлыктан аларны сак астында тотуның кирәге юк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot