news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«ТФБ Финанс» эше буенча биш фигурант 2017 елның 2 июленә кадәр рәшәткә артында кала

Казанның Совет районы суды өй сагына алыштыру турындагы барлык биш дәгъваны да кире какты.

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Казанның Совет районы суды кичә «ИК «ТФБ Финанс» эше буенча биш фигурантның сак астында калуын озайтты. Тикшерү гаепләнүчеләргә карата аларны сак астында тотуны өч айга кадәр озайтуны сораган иде. «Хәзерге вакытта беренчел тикшерүне, тикшерү гамәлләренең күп булуы сәбәпле, төгәлләү мөмкин түгел», – дип аңлаткан тикшерүче.

Яклаучы дәлилләренә карамастан, суд Татфондбанкның элеккеге идарә рәисе урынбасары Сергей Мещановның, Татфондбанкның кыйммәтле кәгазьләр базарындагы клиентлар операциясе идарәсе җитәкчесе Рөстәм Тимербаевның, ТФБ идарәсе җитәкчесе урынбасары Вадим Мерзляковның, ТФБ һәм «ТФБ Финанс» кыйммәтле кәгазьләр базарындагы актив операцияләр идарәсе җитәкчесе Илнар Әбделмәновның һәм «ТФБ Финанс» генереаль директоры Тимур Вәльшинның сак астында торуын тагын өч айга – 2017 елның 2 июленә кадәр озайтты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100