Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТФА институтларының берсендә дәреслекләр төзү лабораториясе барлыкка килергә мөмкин
Бу хакта сөйләшүләр башланган
(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында дәреслекләр төзү лабораториясе барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта “Татар-информ” журналистына филология фәннәре кандидаты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият бүлеге мөдире Фәридә Хәсәнова хәбәр итте. “Бу идеяне институт директоры тәкъдим итте. Хәзерге вакытта лабораторияне булдыру, бүлмә бүлеп бирү, смета төзү, авторлар коллективын булдыру хакында сөйләшүләр бара. Әлеге лаборатория дәреслекләр төзү белән шөгыльләнәчәк”, - диде ул.
Лабораторияне институтның 75 еллыгы уңаеннан ачарга ниятлиләр.
Искәртеп үтәбез: Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең бъгенге Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, ТАССР Совнаркомы карары нигезендә, 1939 елның 13 августында Татар теле һәм әдәбияты фәнни-тикшеренү институты буларак оештырыла.
Аннан исеме үзгәртелген Татар теле, әдәбияты һәм тарих фәнни-тикшеренү институты Бөек Ватан сугышына кадәр 5 бүлектән тора: әдәбият, халык авыз иҗаты, татар теле, рус теле һәм тарих. 1961 елны тарих бүлегеннән археология һәм этнография бүлекләре аерылып чыга, 1968 елны сәнгать бүлеге, 1975 елны иҗтимагый фикер бүлеге оештырыла.
Үзгәртеп кору елларында институтның киләчәге яңадан карала, үсеш планына үзгәрешләр кертелә. Нәтиҗәдә, тел белеме бүлеге тел белеме һәм лексикология, лексикография бүлекләренә; археология һәм этнография бүлеге археология бүлеге һәм этнография бүлегенә; әдәбият бүлеге әдәбият бүлеге һәм кулъязмалар, текстология бүлегенә таркалалар. 1988 елны яңа икътисад бүлеге, 1990 елны тарих һәм мәдәни истәлекләр, татар энциклопедиясе бүлекләре ачыла.
1988 елдан башлап, институтка республика җитәкчелеге тарафыннан яңа эшчәнлек югары уку йортлары һәм фәнни-тикшеренү институтларында бара торган гуманитар фәннәр буенча тикшеренүләрне координацияләү, башка республикаларда, чит илләрдә яшәүче татар халкы проблемаларын өйрәнү бурычлары куела. 1996 елда ТӘһТИ җирлегендә ТР ФАның Тарих институты һәм Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырыла.
Бүген Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында 200 дән артык фәнни хезмәткәр эшли, тел, әдәбият һәм халык авыз иҗаты юнәлешләре буенча докторлык һәм кандидатлык диссертацияләре яклау советлары бар.
ТӘһСИ галимнәре гуманитар фәннәр үсеше, татар халкы һәм Татарстан Республикасының башка халыклары милли рухы һәм мәдәнияте торгызылуына бик зур өлеш кертәләр. Институт Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортстан, чит ил (АКШ, Төркия, Казакъстан, Үзбәкстан һ.б.) галимнәре белән тыгыз элемтәдә тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз