Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Техас штатында Сабан туе узды

Икенче ел рәттән Техас штатының Остин шәһәрендә татар-башкорт бәйрәме – Сабан туе уза. Оештыручылар сүзләренчә, бәйрәмнең максаты – мәдәниятне, телне, музыканы һәм гореф-гадәтләрне саклау, киләчәк буыннарга тапшыру, шулай ук америкалыларны һәм төрле илләрдән килгән кунакларны татар һәм башкортларның бай тарихы белән таныштыру.
Елдан-ел оештыручылар традицион Сабантуйның чын мохитен яхшырак булдырырга тырыша. Бәйрәмдә ярминкә, милли уеннар, милли ризыклар, халык костюмнары, җырлар, традицион бәйгеләр һәм бөтен гаилә өчен интерактивлар булган.
«Минем өчен Сабантуй – ул бәйрәм генә түгел. Бу халыкның күңеле, аның тамырлары һәм тере хәтере. Мин бу мирасны саклау һәм хөрмәтләү, горурланып, киләчәк буыннарга тапшыру өчен зур җаваплылык тоям. Мин командабыз белән бик горурланам, бу кешеләр «Ни өчен мин?» дип сорап тормый, ә «Нәрсә кирәк?» дип әйтә. Аларның таланты, фидакарьлеге белән бәйрәм бик җанлы һәм масштаблы булды. Сабантуй бөтен кешене берләштерә: шушы гореф-гадәтләрне күреп үскән кешеләрне дә һәм әле безнең мәдәният белән танышып кына килүчеләрне дә. Америкада яшәүче һәр баланың [татар] үз тамырларын һәм «рәхмәт» диюен, өчпочмак тәмен һәм халык җырларын белүен телим», – дип сөйләгән «Татар-информ»га Сабантуйны оештыручы Галия Киндяшева.
Моннан тыш, оештыручылар бәйрәм профессиональ команда – артистлар, музыкантлар, биючеләр, видеографлар, фотографлар, декораторлар һәм волонтерлар ярдәмендә елдан-ел масштаблырак һәм кызыклырак уза дип әйтә.
«Остинга Нью-Йорктан, Флоридадан, Лос-Анджелестан, Чикагодан һәм башка штатлардан катнашучылар җыелды. Алып баручылар Әнүзә-Айна Зиттерлунд һәм Алмаз Киндяшев аерым мохит тудырды, ә бәйрәмгә махсус килгән татар җырчысы Лилиана Газизова барысы өчен дә чын бүләк булды», – дигән Галия Киндяшева.
АКШтагы татар диаспорасы җитәкчелеге бәйрәм уздыруда ярдәм өчен татар һәм башкорт диаспорасы вәкилләренә генә түгел, ә дуслык кыйммәтен, гореф-гадәтләргә һәм милли төрлелеккә хөрмәт белән карый торган америкалыларга, башка халык һәм мәдәният вәкилләренә дә рәхмәт белдерә.
«Болар барысы грантларсыз һәм зур бюджетсыз, энтузиазмда һәм гореф-гадәтләргә мәхәббәт белән үз көчебез белән эшләнә. Йөзләрчә уңай бәяләмәләр, дистәләгән соклану язмалары һәм санап бетергесез бәхетле кешеләр – болар барысы да бер нәрсәне күрсәтә: Техаста Сабантуй уңышлы узды. Бу бәйрәмнән дә зуррак нәрсә – ул Техас кояшы астында йөрәкләрне берләштерә торган буыннар һәм мәдәниятләр арасындагы күпер», – диде Галия Киндяшева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз