news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Террорчының милләте дә, дине дә юк – Татарстан мөфтие

Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән сүзләр буенча гамәл кылу, аны танытуыбыз да – террорчылыкка каршы көрәш, ди Камил хәзрәт Сәмигуллин.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, террорчылыкта гаепләп, мөселманнарга яла ягыла, дип белдерде.
 
«Кемдер, яла ягып, мөселманнарны террорчылар, дип атый, сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллаллаһу гәләйһи вә сәлләмне вәхшилектә гаепләргә маташа. Ләкин, дөрес аңлагыз – террорчылыкның милләте дә, дине дә юк. Без, мөселманнар, террорчыларга каршы. Динебез – ислам «сәлам» сүзеннән килә. Ислам – тынычлык дине, ул тынычлык кына китерә ала», – дип сөйләде Камил хәзрәт Сәмигуллин.
 
Татарстан мөфтие, «Татар-информ» хәбәрчесе белән сөйләшкәндә, бүгенге җомга вәгазе  террорчылык һәм экстремизм темасына багышланганга карап кына, калган вакытта да бу юнәлештә вәгазь аша дини тәрбиянең тукталмавын әйтте.
 
«Асылда һәр вәгазебез террорчылыкка каршы. Мәрхәмәтлелек турында сөйләсәк тә, тынычлык белән килгән Пәйгамбәребез (с.г.в) хәдисләрен мисалга китереп узсак та, әлеге темалар кузгатылган булачак. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән сүзләр буенча гамәл кылу, аны танытуыбыз да – террорчылыкка каршы көрәш», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Камил хәзрәт Сәмигуллин.
 
Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстанның барлык мәчетләрендә дә җомга намазы алдыннан террорчылык һәм экстремизм турында вәгазь укылды. Казанның «Тынычлык» мәчетендә вәгазьне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100