news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты керемнәре 250 млн сумга арта

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Территориаль ММИФ директоры Алсу Мифтахова билгеләп үткәнчә, закон проекты 2025 елга фонд бюджеты керемнәрен 250,5 млн сумга һәм чыгымнарны 242,9 млн сумга арттыруны күздә тота. Өстәмә акчаларны шул исәптән табиблар һәм урта медицина персоналы хезмәтенә түләүгә, медицина хезмәткәрләренә өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру буенча чараларны финанс белән тәэмин итүгә, паллиатив ярдәм күрсәтүгә һәм башкаларга юнәлтү планлаштырыла.

Кертелә торган үзгәрешләрне исәпкә алып, 2025 елга фонд керемнәре 93,3 млрд сум тәшкил итәчәк, чыгымнар – 95,1 млрд сум.

2025 елга чыгымнарның керемнәрдән артуы 1,8 млрд сум тәшкил итәчәк. Алсу Мифтахова әйтүенчә, 2025 елга бюджет кытлыгын эчке финанслау чыганагы булып фонд счетында калган акчалар тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot