news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Территориаль берәмлекләр максатчан программаларны гамәлгә ашыруда актив катнашырга тиеш

Аларның эшчәнлек мөмкинлекләрен күтәрүгә кагылышлы тәкъдимнәр муниципалитетларны үстерү программаларын гамәлгә ашыруны координацияләү буенча советның ч

(Казан, 20 май, “Татар-информ”). Республиканың территориаль берәмлекләре максатчан программаларны гамәлгә ашыруда тагын да активрак катнашырга тиеш. Аларның эшчәнлек мөмкинлекләрен һәм ресурсларының нәтиҗәлелеген күтәрүгә кагылышлы конкрет тәкъдимнәр ТР Икътисад министрлыгы каршындагы Муниципаль берәмлекләрне икътисади районнар кысаларында үстерү программаларын гамәлгә ашыруны координацияләү буенча советның чираттагы утырышында каралды.
Татарстанда озак вакытка исәпләнгән 36 максатчан һәм 57 ведомство программасы гамәлдә. Муниципаль берәмлекләрнең аз өлеше генә программаларны гамәлгә ашыруда активлык күрсәтә.
Советның узган утырышында муниципаль берәмлекләрнең республика башкарма хакимият органнары белән хезмәттәшлеген көчәйтү һәм аларны Татарстан территориясендә программаларны гамәлгә ашырганда актив катнаштыру зарурлыгына төп игътибар бирелгән иде. Икътисад министрлыгы тармак министрлыклары белән муниципалитетларның программаларда катнашу форматын раслаучы профильле киңәшмәләр уздырачак.
Бу юлы утырышта муниципаль районнар һәм шәһәр округларының социаль-икътисади үсеш фаразларын эшләүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды, дип хәбәр итә Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot