news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Терлекләргә азык әзерләү буенча алга киткән һәм артта калган районнар билгеле

Сенаж әзерләү буенча беренче бишлекне Балтач, Актаныш, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнары башлап җибәрә.

Терлекләргә азык әзерләү буенча алга киткән һәм артта калган районнар билгеле
Салават Камалетдинов

Терлекләргә кышка сенаж һәм печән әзерләү буенча алга киткән һәм артка калган районнар билгеле.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте биргән мәгълүматлар буенча районнарда сенаж әзерләү буенча беренче бишлекне Балтач районы башлап җибәрә. Балтачта хәзерге көндә 86,5 мең тонна азык әзерләнгән. Бишлеккә Актаныш (70,4 мең тонна), Арча (68,5 мең тонна), Әтнә (62,4 мең тонна), Кукмара (59,7 мең тонна) районнары да керә.

Сенаж әзерләү буенча соңгы урыннарда – Чирмешән (3,6 мең тонна), Спасс (3,7 мең тонна), Кама Тамагы (5,3 мең тонна), Менделеевск (7,4 мең тонна), Баулы (8,6 мең тонна) районнары.

Татарстан буйлап, барысы 1207,3 мең тонна сенаж әзерләнгән.

Печән әзерләүдә беренче бишлекне Мамадыш районы (20,3 мең тонна) башлап җибәрә. Чирмешән (18,3 мең тонна), Нурлат (9,8 мең тонна), Баулы (9,3 мең тонна), Аксубай (7,6 мең тонна) районнары да алдынгылар рәтендә.

Соңгы бишлеккә Зәй (0,4 мең тонна), Чүпрәле (0,6 мең тонна), Әтнә (0,6 мең тонна), Кама Тамагы (1,1 мең), Әлки (1,2 мең тонна) районнары кергән.

Татарстан буйлап, барысы 186,1 мең тонна печән әзерләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100