news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Терлекләр котыру очраклары булу сәбәпле, Татарстанның ике авылында карантин керткәннәр

Татарстанның ике авылында карантин кертелде, анда терлекләрдә котыру авырулары ачыкланган. Хокукый мәгълүмат порталында чыккан карарга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов имза куйган.

Эпизоотик нокталар, документ нигезендә, Биектау районының Олыяз авылында (Ямашев ур., 17) һәм Алабуга районының Колосовка авылында (Васильковая ур., 43) адресы буенча билгеләнгән.

Бу урыннарда авыруга бирешүчән хайваннарны дәвалауны, территорияләргә чит кешеләргә керүне тыйдылар (хайваннарны карау белән шөгыльләнүче персоналдан, РФ Дәүләт ветеринария хезмәтенә керүче оешма белгечләреннән, чир таралу ноктасын бетерү буенча эшләүче персоналдан һәм бу участокта яшәүче яки вакытлыча торучылардан тыш). Шулай ук ул зонага чиргә бирешүчән хайваннарны чыгаруны һәм кертүне тыйдылар. Искәрмә бары тик 179 көн алдан котырынудан прививка ясаткан терлекләргә генә кагыла. Тагын гражданнарга мондый терлекләрне күчерергә һәм төркемнәргә бүләргә, үлгәннәренең тиреләрен тунарга ярамый.

Моннан тыш, Татарстанда имин булмаган пунктлар билгеләнде. Мондый участокларга эпизоотик нокталар чикләреннән 1 км радиустагы территорияләрне керттеләр.

Имин булмаган территорияләрдә ярминкәләр, күргәзмәләр һәм терлекләрне туплау, зоопарклар өчен кыргый хайваннарны аулау, суюдан башка максатлар өчен чаралар үткәрүне тыйдылар.

Билгеләп үтелгәнчә, карантин котыру чире йоктырган дигән шик булган соңгы терлекне суйганнан яки авыру терлекнең үләксәсен юк иткәннән соң 60 көн узгач гамәлдән чыгарылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100