Терлекләрне җәйләүләрдән фермаларга кайтарырга кирәк, ләкин моңа барысы да әзер түгел
Анда малкайларны әле һаман җимерек ишекле, хәтта җимерек түбәле, җылытылмаган, агарту-акшарлауның әсәре дә кермәгән тораклар көтә...
(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”). Терлекләрне җәйләүләрдән фермаларга кайтарырга вакыт. Тик, кызганыч, Чирмешәннең кайбер хуҗалыкларында малкайларны әле һаман җимерек ишекле, хәтта җимерек түбәле, җылытылмаган, агарту-акшарлауның әсәре дә кермәгән тораклар көтә.
“Бу хуҗалыклар җитәкчеләренең үз хезмәткәрләрен ничек кайгыртуын да күрсәтә. Фермаларда мал гына асралмый, монда кешеләр эшкә дип килә ләбаса. Терлекче якты, җылы бинада хезмәт куярга тиеш, – ди Чирмешән районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альфред Гыйльманов. –Элмәледәге “Сөлчә“ җәмгыятендә биналарын вакытында ремонтлап куйдылар. Бүген-иртәгә маллары фермага кайтарылачак”.
“Чирмешән АГРО“, “Үтәмеш“ җәмгыятьләре абзарлары да кышка әзер, ремонтланган. “Лашман АГРОфирмасы“нда тирес чыгара торган җайланманы урнаштырып бетерәсе генә калган. Ә менә “Кара Чишмә“дә, “Чирмешән агрохезмәтләре“ бүлекчәләрендә бу яктан хәлләр шәп түгел икән, агымдагы ремонт эшләре башкарылмаган диярлек, дип борчылып яза районның “Безнең Чирмешән” басмасы.