Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Терлек азыгы хәстәрләү техникасының әзерлеген комиссия караячак
30 майдан 3 июньгә кадәр терлек азыгы хәстәрләү техникасы һәм сенаж траншеяләренең әзерлеген комиссия карап кабул итәчәк. Бу хакта ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте.
Терлек азыгы белән тәэмин итү өчен, машина-трактор паркында 810 терлек азыгы уру комбайны, 560 үзйөрешле чапкыч һәм башка төрле техника бар. Үзйөрешле терлек азыгы уру комбайннары әзерлеге 97 процент.
Терлек азыгы әзерләү техникасын хәстәрләү планында Югары Ослан, Әгерҗе, Буа, Алексеевск районнары графиктан калыша. Хуҗалыкларга килгәндә, Алексеевск, Югары Осланда "КВ-Агро" агрофирмалары, Әгерҗе районында - "Нәүрүз", Буа районында "Заря" агрофирмасы техника әзерләүдә тоткарлана.
"АгроИнвест", "Агросила", "Август" агрохолдинглары барлык терлек азыгы уру техникасын әзерләп, терлек азыгы хәстәрләүгә керешә. Бу дилер һәм ремонт предприятиеләре белән көйләнгән эш нәтиҗәсе, ди министр.
Терлеккә кышлау өчен 2780 мең тонна сенаж, 3800 мең тонна силос, 820 мең тонна печән кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз