news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Терлек азыгы әзерләүдә алдынгы һәм артта бара торган районнар билгеле

Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Терлек азыгы әзерләү буенча Татарстанда Әтнә районы алда бара, анда күпьеллык үләннәрнең 87 проценты җыелган. Шул ук вакытта кайбер муниципалитетлар мәйданнарның 15 процентын да җыеп алмаган, дип хәбәр итә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

«Чистай районында мәйданнарның 68 проценты урылган. Шулай ук Апас һәм Зәй районнарында да темплар яхшы», – дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Югары Ослан, Әгерҗе, Актаныш, Менделеевск, Яңа Чишмә, Минзәлә һәм Лениногорск районнарында терлек азыгы әзерләүнең түбән темплары күзәтелә.

Республикада 125,5 мең гектар күпьеллык үлән чабылган, 384,2 мең тоннадан артык сенаж һәм 25,7 мең тонна печән әзерләнгән. Районнарга күпьеллык үләннәрне беренче кат чабуны 15 июньгә кадәр тәмамларга кирәк.

Татарстанда бөртекле культураларны җыюга июльнең беренче декадасында керешергә ниятлиләр, моның өчен ашлык җыю комплексын әзерләү эшләре бара. Ашлык җыя торган 3 380 комбайн бар, әмма техниканың 50 проценты инде ун елдан артык кулланыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100