news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теркәмәгән өчен – штраф: Казанда этләргә чип куйдыру таләбе үтәлүен тикшерү рейды узды

Татарстанда 62 меңнән артык йорт этенә чип куелган.

Теркәмәгән өчен – штраф: Казанда этләргә чип куйдыру таләбе үтәлүен тикшерү рейды узды
Горки-Әмәт урманында йорт хайваннарын карау кагыйдәләре үтәлүен тикшерү рейды узды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казанның Горки-Әмәт урманында йорт хайваннарын карау кагыйдәләре үтәлүен тикшерү рейды узды. Ветеринария хезмәте белгечләре эт хуҗаларын туктатты, хайваннары теркәлгәнме икәнен тикшерде һәм этләргә ни өчен чип куйдыру мәҗбүри булуын аңлатты.

«Чип куйдыру процедурасы хайван өчен куркыныч түгел, эт бернинди авырту сизми»

Татарстанда узган елның 1 гыйнварыннан этләрне «ВетИС» федераль дәүләт мәгълүмат системасында «Хорриот» компонентында мәҗбүри теркәү таләбе гамәлгә керде. Бу процедура хайванның тиресе астына уникаль номерлы электрон чип кертүне күз алдында тота.

«Татарстанда өч айдан өлкәнрәк яшьтәге барлык токымлы этләр мәҗбүри рәвештә теркәлергә тиеш. Яңа сатып алынган этләрне шулай ук бер ай дәвамында теркәргә кирәк. Әгәр эт Татарстанда вакытлыча гына булса (30 календарь көннән озаграк булмаган очракта) аны теркәү мәҗбүри түгел», - дип сөйләде Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль ветеринария иминлеге һәм дәүләт күзәтчелеге бүлеге башлыгы Денис Аксаков.

Денис Аксаков: «Татарстанда өч айдан өлкәнрәк яшьтәге барлык токымлы этләр мәҗбүри рәвештә теркәлергә тиеш»

Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Ул билгеләп үткәнчә, чип кую процедурасы хайван өчен куркыныч түгел, эт бернинди дә авырту сизми. Чип этнең җилкә калкымына махсус шприц ярдәмендә кертелә. Аның зурлыгы дөге бөртеге кебек кенә, шуңа күрә хайван авырту һәм уңайсызлык тоймый.

Аксаков әйтүенчә, идентификацияләү процедурасы бик мөһим, чөнки бу хуҗаларга югалган хайванын табарга һәм хуҗасыз этләр санын киметергә ярдәм итәчәк.

«Гадәттә көзен бик күп хуҗасыз хайваннар йөри башлый. Шәһәр халкы дачалардан фатирларга кайта һәм хайваннарын урамда калдыра. Идентификация ярдәмендә без мондый хайваннарның хуҗаларын ачыклый алачакбыз. Ветеринария белгечләре, чипны сканерлап, этнең токымы, туган көне һәм аның хуҗасы турында беләчәк», - дип ассызыклады ул.

Чип этнең җилкә калкымына махсус шприц ярдәмендә кертелә

Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

«Идентификацияләргә кирәк булган этләрнең гомуми саны 80 меңгә якын»

Этләргә чипны дәүләт клиникаларында гына түгел, коммерцияле оешмаларда да куйдырырга мөмкин. «Әмма мәгълүматларны системага дәүләт ветеринария табиблары гына кертә ала. Чипны шәхси клиникада куйдырган очракта, этне исәпкә куйсыннар өчен дәүләт белгечләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак. «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин», - дип аңлатты ул.

Чипның зурлыгы дөге бөртеге кебек кенә, шуңа күрә хайван авырту һәм уңайсызлык тоймый

Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Хайван үлгән очракта аның хуҗасы шулай ук этне «Хорриот»та исәптән чыгару өчен ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. «Этләрне теркәү эше дәвам итә, кешеләр мөрәҗәгать итә», – диде Аксаков.

Бүгенге көндә Татарстанда 62 меңнән артык йорт эте теркәлгән, дип өстәде Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль ветеринария иминлеге һәм дәүләт күзәтчелеге бүлеге консультанты Эмиль Шаһимуллин.

«Идентификацияләргә кирәк булган этләрнең гомуми саны 80 меңгә якын», - дип хәбәр итте ул.

Эмиль Шаһимуллин: «Бүгенге көндә Татарстанда 62 меңнән артык йорт эте теркәлгән»

Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

«Эт хуҗасы булу – ул чыгымнарга әзер булу дигән сүз»

Хайванын теркәмәгән хуҗаларга беренче тапкыр кисәтү ясалачак яки 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр административ штраф билгеләнәчәк. Ел дәвамында таләп кабат бозылган очракта, штраф инде 5 мең сум тәшкил итәчәк.

«Узган елда әле җәза юк иде. Быел 1 гыйнвардан административ штрафлар яза башлыйбыз. Хәзерге вакытта гомуми суммасы 400 мең сумга якын булган 100дән артык штраф акты төзелгән», - дип белдерде Аксаков.

Рейд вакытында ачыкланганча, барлык хуҗалар да хайваннарны мәҗбүри идентификацияләү таләбе турында белми. «Чип куйдыру турында ишеткән идем. Ләкин мин моны яңа сатып алынган этләргә генә кагыла дип уйлаган идем. Минем этемә инде 10 яшь. Без аны көчек чагында ук урамнан алдык», - дип сөйләде журналистларга Александр Яконин.

Ветеринария белгечләре аңа барлык хайваннар да мәҗбүри рәвештә теркәлергә тиеш икәнен аңлатты. Ир-ат этенә чип куйдырырга тиеш булачак. Шуннан соң ветеринария табиблары аның хайваны турындагы мәгълүматны «Хорриот» системасына кертәчәк.

Барлык хуҗалар да хайваннарны мәҗбүри идентификацияләү таләбе турында белми

Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

«Чип куйдыру бәясе артык зур түгел. Эт хуҗасы булу – чыгымнар дигән сүз. Хайванны ашату күпкә кыйммәтрәк төшә», - дип билгеләде Яконин.

Шотландия овчаркасы хуҗасы Рәшидә Әхмәтҗанова этләргә чип куйдыру бик мөһим дип саный. Ул йорт хайванына ике ел элек үк чип куйдырган.

Шотландия овчаркасы хуҗасы этенә ике ел элек үк чип куйдырган

Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

«Үзебездә эт барлыкка килгәч, мин этләр турында бик күп укый, карый башладым. Югалган этләр күп булу бик кызганыч. Әгәр эткә чип куелмаган икән, хуҗаларына хайванны табу бик авыр. Урамда хуҗасыз этләр йөрү – күпчелек очракта кешеләрнең гаебе», - дип ассызыклады ул.

Ветеринария хезмәте ай саен йорт хайваннарын карау таләпләре үтәлүен тикшерү рейдлары үткәрәчәк. Февральдә этләрен муенчаклы баусыз урамда йөртүче хуҗаларны ачыклау планлаштырыла.

Надежда Гордеева, «Татар-информ»

news_right_1
news_right_2
news_bot