news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теркәү палатасында чиратларны бетерү өстендә зур эш алып барыла

Теркәү палатасында чиратларны бетерү өстендә зур эш алып барыла

(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗми). Бүген иртән Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов җитәкчелегендәге делегация, теркәү хезмәтенең Татарстан буенча Баш идарәсе эше белән кабат танышты.

Хөкүмәт, төрле министрлык һәм ведомоство башлыклары палатадагы чиратларның ни өчен һаман да кимемәве белән кызыксына. Юкса, республиканың универсаль һәм Россия юстиция министрлыгында расланган административ регламентлар да эшли кебек. Әмма күчемсез милеккә хокукны дәгъвалаучыларның саны көннән-көн артып тора икән. “Бүгенге көндә 75 мең фатир хосусыйлаштыруны , 900 меңнән артык бакчачылык ширкатьләрендәге йортлар, шул кадәр үк күләмдә алар астындагы җир, 1 миллион 120 мең шәхси йорт һәм әле авыл хуҗалыгы куллануындагы 52 процент күләмендә җир мәйданнары теркәү алды, теркәү процедурасын көтә. Көненә шундый темпларда уртача 700 – 800 алыш-биреш рәсмиләштерелгән очракта, безгә бу эшне башкару өчен 17 ел вакыт кирәк. Әгәр радикаль чаралар күрмәсәк, чиратлар кимемәячәк”, - ди Равил Моратов. Беренче чиратта, теркәү палатасында тиешле белемле, профессиональ кадрлар җитмәве һәм халыкка кирәкле дәрәҗәдә консультация бирүчеләргә кытлык проблемалар тудыра да инде. Шул максаттан, биредә Россия хокук академиясе адвокатлар, икътисадчылар һәм шулай ук студентларны туплап, аларга өстәмә белем биреп, риэлтерлар әзерләүне башлаган. Академиянең Казандагы филиалы директоры Рәйсә Рәхмәтуллина аңлатканча, квалификацияле риэлтер таныклыгы алу өчен 72 сәгатьлек курсны узарга кирәк. Хәзер биредә беренче төркемдә 32 кеше белем ала. Быел күчемсез милеккә хокукны теркәү процедурасы буенча югары дәрәҗәдә консультация бирә ала торган 200 ләп белгеч әзерләргә уйлый академия. Равил Моратов искәрткәнчә, ул риэлтерлар арасында да криминал булмасын өчен эчке эшләр министрлыгы аларга тикшерү уздырачак.

Равил Моратов бүгенге очрашуда шулай ук, бакча амнистиясенә бәйле рәвештә, гражданнарның участокларын һәм бакча өйләрен хосусыйлаштыру, аларның ширкатьләре аша үзәкләштерелгән рәвештә алып барылачагын белдерде. Ягъни, документлар җыю, җирне үлчәү һәм кирәк булган барлык эшләр дә урында башкарыла, аннан документлар шулай ук бергә тупланып теркәү палатасына тапшырыла һәм кешеләр бары тик дәүләт теркәве турындагы әзер актларны алырга гына киләчәк. Гомумән, миллионнан артык бакча участоклары 2010 нчы елның 1 нче гыйнварына кадәр тиешле теркәү узарга һәм хосусый милеккә әйләнергә тиеш.

Октябрь аенда Россия юстиция министрлыгы тарафыннан расланган административ регламентның республикада кабул ителгән регламентка караганда тагын да кырысрак, теркәү узу өчен бик кыска сроклар бирелүен ассызыклый Премьер-министрның беренче урынбасары. Бер генә мисал, документ тапшырырга килгән кеше белән эшне 45 минут эчендә бетерергә тиеш белгечләр. Республика регламентында әлләни үзгәрешләр көтелми, бары тик Россиянең административ регламенты белән кайбер пунктлары яраклаштырылачак. Ә инде федераль документның җирле муниципаль органнар белән бергә эшләвен тәэмин итү йөзеннән Татарстан Президентының тиешле карары да көтелә.

Күчемсез милеккә хокукны теркәүдә халыкка эшне җиңеләйтү максатыннан тагын бер яңалык, тиздән Татарстанда Россия буенча беренчеләрдән булып, регламентның электрон версиясе гамәлгә керәчәк. Ул эшләп киткәннән соң, милекне теркәүгә бәйле мәсьәләләрдә консультация алу, гариза язу, документларны сорату һәм аларны тиешле оешмаларга җибәрүне шундый терминал-система аша гына башкару мөмкинлеге тудырыла. “Иң төп максатыбыз - теркәү палатасында ничек тә чиратларны киметү, бу юнәлештә теркәү палатасы һәм теркәү алды эшләрен башкаручы җаваплы үзәк – вакытлы штабның килешеп, бер-берсенә ярдәм итешеп эшләвенә ирешү. Хәл итәсе проблемалар күп булса да теркәү палатасында уңай якка үзгәрешләр сизелә”, - дигән нәтиҗә ясады бүген Равил Моратов.

news_right_1
news_right_2
news_bot