news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тереза Камалова Лидия Әхмәтовага хәйрия эшләрендә катнашуы өчен рәхмәтләрен җиткерде

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, профессор Лидия Әхмәтованың юбилей кичәсе үтте.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан джаз оркестры директоры, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, профессор Лидия Әхмәтованың юбилей кичәсендә сәхнәдән аның дусты эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе, хәйрияче Тереза Камалова да котлады. “Сезне бирегә чыгып котламыйча булдыра алмадым. Сезгә талантыгыз өчен рәхмәт”, - дип башлады ул сүзен һәм хәйрия эшләренә катнашуы өчен дә рәхмәтләрен җиркерде. “Әти-әниләрегезгә изге догада булыйк. Балаларыгызга, якыннарыгызга, укучыларыгызга бәрәкәт телим”, - дип җылы сүзләрен әйтте Тереза Камалова.

Мәгълүмат өчен. Тереза Камалова - эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе, хәйрияче. Аның заманында «Белла-Карина» балалар мода театры оештыруы, «Эфир» телекомпаниясендә «Фам-ТВ», «Домашний» телеканалында алып баручы булуы билгеле. «Йөрәктән йөрәккә» хәйрия фонды президенты була, «Дин энҗесе» мөселман йорты оештыра. Тереза Камалова – 1995 – 2005 елларда Казан мэры булган Камил Исхаковның кызы.

Искәртеп үтәбез, кичә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концерт залында Татарстан джаз оркестры директоры, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, профессор Лидия Әхмәтованың юбилей кичәсе үтте. Кичә кунаклары арасында Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Мамадыш районы мәдәният бүлеге мөдире Степан Спиридонов, Татарстанның керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова һәм башкалар бар иде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100