news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тереза Дурова театры Казанга «Йокыга талган гүзәл» мюзиклын алып килә

Тереза Дурова театры Казанга «Йокыга талган гүзәл» мюзиклын алып килә
фото: Елена Маряшина

Тереза Дурова театры Казанга «Йокыга талган гүзәл» (»Спящая красавица») мюзиклын алып килә. Принцесса ролендә - Казан кызы Анастасия Крылова.

«Казан гастрольләре турында сүз чыккач әлбәттә, нишләп Крылова булмаска тиеш дип уйладык, чөнки ул Казан кызы. Спектакльгә зал тутырып дуслары киләчәк. Без искиткеч актрисаны туган шәһәрендә күрсәтә алабыз», – диде Тереза Дурова «Татар-информ»да үткән матбугат конференциясендә.

«Безнең бу спектакльдә тагын бер татар кызы катнаша – Гөлмәрьям Смирнова. Ул Фея ролендә булачак», – дип сөйләде Тереза Дурова.

Спектакль 10 һәм 11 март көннәрендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет сәхнәсендә булачак.

«Без матур театр сәхнәсенә лаек булырлык матур спектакль алып килергә тиеш. Шуңа да шушы спектаклебезне сайладык. Матур костюмнар, декорацияләр һәм гаҗәеп музыкалы җанлы оркестр!» – дип сөйләде ул.

Тереза Дурова киләчәктә үзләренең Камал театрының яңа бинасында чыгыш ясарга теләүләрен дә әйтте.

  • Тереза Дурова - атаклы цирк артистлары нәселеннән, күренекле дрессировщик Анатолий Дуровның нәсел дәвамчысы. Ул ачкан «Тереза Дурова театры» репертуарында кырыклап спектакль бар.
news_right_1
news_right_2
news_bot