Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Терентьев: Татарстан – мөмкинлекләр һәм камилләшү территориясе
Татарстан – мөмкинлекләр һәм төрле эшләрдә үз-үзеңне камилләштерү территориясе. Бу хакта Россия сенаторы, Федерация Советының Регламент һәм парламент эшчәнлеген оештыру комитеты рәисе урынбасары Александр Терентьев «ПолитЗавод» проектының яңа сезоны ачылышында әйтте.
«ПолитЗавод» киләчәккә яхшы нигез, укып, карьера төзергә теләүчеләр өчен генә түгел, ә үзенең алдынгы булуын эше белән раслаучы кешеләргә башлангыч бирә. Сез төбәктә булган бөтен мөмкинлекне куллана аласыз», – диде ул.
Терентьев сүзләренчә, Татарстан бер мизгел эчендә генә Россиянең терәк төбәгенә әйләнмәде, бу – күп буыннарның хезмәте.
«Без бүген көчле илдә яшибез, чөнки моңарчы күрелмәгән санкцияләрне җиңәбез, көнбатыш державалар китереп чыгарган таләпләргә каршы торабыз. Сезгә бу дөньяны тырыш хезмәтегез, Татарстанны, Россияне ныгыту, тышкы аренада тынычлыкны яклау аша яхшырак эшләргә кирәк», – дип мөрәҗәгать итте ул проектта катнашучыларга.
Россия Герое, Татарстан Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рәсим Баксиков фикеренчә, дәүләтнең үсеше сәяси тотрыклылык белән өзлексез бәйләнештә.
«Безгә нинди санкцияләр салынуга да карамастан, безнең дәүләт тотрыклы үсүен дәвам итсен өчен нәрсә эшләргә икәнен төшенергә тырышыгыз. Киләчәктә күпләрегез шушындый мәсьәләләрне хәл итәчәк», – диде ул.
«ПолитЗавод» – сәяси актив яшьләр өчен ачык бәйге мәйданчыгы, ул киләчәктә аларны иҗтимагый-сәяси тормышка җәлеп итүгә юнәлгән.
Татарстанда «ПолитЗавод»ны «Бердәм Россиянең Яшьләр Гвардиясе» 20 елдан артык тормышка ашыра. Бу вакыт эчендә ул күп кенә яшь сәясәтчеләргә карьерада беренче адымнарын ясарга ярдәм иткән төп проектларның берсе булды.
Ел саен йөздән артык кеше укый. Проектта катнашу йомгаклары буенча күп кенә финалистлар һәм катнашучылар иҗтимагый-сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнә башлады, Дәүләт Советы депутатлары, Дәүләт Думасы һәм республика парламенты депутатлары ярдәмчеләре булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз