news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Өтере - өтер урынында, ноктасы - нокта - "Ак калфак" җитәкчесе Әтнә районы турында

"Ак калфак" төбәкара хатын-кызлар оешмасы Әтнә районында булды.

(Казан, 2 май, "Татар-информ", "Әтнә таңы", Фәридә Филатова). Бөтендөнья татар конгрессының төбәкара “Ак калфак” хатын- кызлар оешмасы Әтнә районында булды.

“Сездән бик матур тәэсирләр белән китәбез. Очрашу өчен барысы да җиренә җитеп эшләнгән. Кем әйтмешли, өтере - өтер урынында, ноктасы – нокта", - диде оешма җитәкчесе Кадрия Рәис кызы Идрисова.

Шулай дип әйтергә нигезе дә бар. Илебезнең 27 регионыннан, республикабызның 27 районныннан килгән “Ак калфак” җәмгыятенең пешерү- төшерү белән кызыксынучылары Әтнәнең йөзек кашы булган “КалаТау” ресторанына җыелды. Биредә мөхтәрәм кунакларны район”Ак калфак” җәмгыяте җитәкчесе Гөлшат Закирова, “Кала Тау” хуҗабикәсе Ләйсән Гобәйдуллина, пешекчеләр каршы алды. Очрашуның төп сәбәбе – кунакларны татар халкының милли ризыгы булган гөбәдия һәм үпкә- бавыр пәрәмәчен пешерү серләре белән таныштыру иде. Татарның табын бизәге гөбәдияне онлайн режимда районыбызның атаклы пешекчесе Нурҗиһан Хабибуллина җитәкчелегендә камыр остасы Нурания Галиахметова сөйләп-аңлатып әзерләде. Кунакларның үзләренә дә пешерү мөмкинлеге бирелгән иде. Җиде өстәлгә бүленеп алар да тырышып-тырмашып гөбәдия пешереп карады. Ресторан пешекчеләре дә биредә. Ярдәм кирәк булса, аңлатып җибәрергә һәрчак әзер булып өстәлләр янына бастылар.

Ике ризыкны әзерләү арасында кунаклар, хуҗалар бергәләшеп җырлап- биеп тә алдылар. Подольск шәһәреннән килгән Нурҗиһан Симаеваның моңлы тавышы берәүне дә битараф калдырмады. Йөздән артык кунак арасында Түбән Новгород, Новосибирск кебек шәһәрләрдән килүчеләр бар иде. Светлана Кулакова-Мусина Ханты-Манты автоном округының Сургут өлкәсе Когалым шәһәреннән килгән. “ Бездә татарларның “Нур” оешмасы эшләп килә. Бергәләп татарча җырлар тыңлыйбыз, милли- мәдәни чараларда катнашабыз. Телевидение аша татарча каналлар кару мөмкинлегебез бар. Әтнә районы белән дә “ТНВ” каналы аша таныш. Районыгыз турында бик уңай фикерләр генә ишетергә туры килде, монда бик уңган, тырыш халык яши дип беләм”, - диде ул.

Кадрия Идрисова сүзләренә караганда, “ Ак калфак”лылар тарафыннан мондый масштабтагы чара икенче тапкыр үткәрелә. “Әтнәдә безне бик югары дәрәҗәдә хәзерлек белән каршы алдылар. Бик кунакчыл халык яши сездә. Барысын да ачык, аңлаешлы итеп күрсәттеләр. Монда һәр җирдән, һәр почмактан татар рухы, милли гореф-гадәтләргә хөрмәт сизелә. Биредә күргәннәр, өйрәнгәннәр бушка булмас дип өметләнәсе килә. Кызлар шундый чараларны һәркайсы үзе яшәгән җирдә үткәреп, безгә отчет әзерләячәк”, - ди җитәкче.

Чаралар шулай ук Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында дәвам итте. Биредә “Ак калфак” оешмасы кызлары Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды, техникум ашханәсендә әлбә пешерү буенча мастер-класста катнашты. Соңрак бөек шагыйребезнең туган көне уңаеннан мәдәният бүлеге әзерләгән чараларда катнаштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100