news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Терапевт даруларны газлы су белән эчү зыяны турында кисәтте

Газлы су белән бергә дарулар эчүнең зыяны турында терапевт Андрей Кондрахин сөйләде. Препаратларны болай кабул итү аларның дәвалау үзлекләренең бәясен төшерергә мөмкин, дип раслый белгеч.

«Газлы су, чәй, кофе, компотларда төрле химик матдәләр, үсемлек экстрактлары, тозлар бар, алар дару компонентлары белән тәэсир итешә һәм аларның нәтиҗәлелегенә йогынты ясый ала», – дип кисәтте Кондрахин.

Табиб даруларны гади су белән эчәргә, шулай ук препаратларны җитештерүчеләрнең су күләме буенча киңәшләрен үтәргә киңәш итә, дип яза «Абзац».

news_right_1
news_right_2
news_bot