news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үтерүче үги әтисеннән качып котылган малай белән психологлар эшли

Бүген төнлә Менделеевскида яшәүче ир-ат элеккеге хатынын, кечкенә улын һәм 19 яшьлек үги малаен үтергән.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Татарстанның Менделеевск районында үтерүче үги әтисеннән качып котылган малай хәзер хастаханәдә, аның белән психологлар эшли. ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Ике яшьлек бала, аңына килмичә, алган җәрәхәтләрдән дәвалау учреждениесендә җан биргән. 12 яшьлек икенче бала хәзерге вакытта Кама балалар медицина үзәгендә. Аның хәле куркыныч түгел. Бала белән психологлар эшли», - дип искәртте Абашев.

«Татар-информ» агентлыгы бүген төнлә Менделеевскида коточкыч фаҗига булуы хакында хәбәр иткән иде. Ир-ат элеккеге хатынын, кечкенә улын һәм 19 яшьлек үги малаен үтергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100