Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Теплоходта Сovid-19 таралу сәбәпле, Татарстан туристларын ярга төшерделәр
Бу хәл буенча прокурор тикшерүе уздырыла.
(Казан, 3 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). «Александр Суворов» теплоходында Сovid-19 таралу сәбәпле, Татарстан туристларын ярга төшерделәр. Бу хакта Идел буе транспорт прокуратурасы хәбәр итә.
Беренчел мәгълүматлар буенча, 1 августта Түбән Новгородта берничә экипаж әгъзасы арасында коронавирус ачыклану сәбәпле, «Александр Суворов» теплоходы тоткарланган. Суднода Түбән Новгород өлкәсеннән дә, Татарстаннан да туристлар булган. Ял итүчеләрнең барысын да автобусларда өйләренә озатканнар. Экипажның ике әгъзасын хастаханәгә озатканнар. Тагын бишесе изоляциядә.
Булган хәл факты буенча прокурор тикшерүе оештырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз