news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теологиянең фәнни белгечлеккә кертелүен мөселманнар бәяләп бетермәгән – Дамир Мөхетдинов

Болгар ислам академиясен Юстиция Министрлыгында теркәү хакында Россия Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары 2016 елга нәтиҗәләр ясаганда әйтте.

(Казан, 29 декабрь, "Татар-информ", Венера Вәлиева). 2016 елда Россия Федерациясе Мөселманнарның Диния нәзарәте катнашында Болгар ислам академиясе Россия Юстиция министрлыгында теркәлгән. Бу хакта  нәзарәт рәисенең беренче урынбасары, сәяси фәннәр кандидаты Дамир Мөхетдинов еллык нәтиҗәләр турындагы мөрәҗәгатендә әйткән. 

"Югыйсә, теологияне фәнни белгечлек исемлегенә кертү факты әлегә мөселман җәмәгатьчелеге тарафыннан тиешенчә аңлап һәм бәяләп бетерелмәгән. Бу белгечлекне кертү исә ислам теологиясе буенча рус телле диссертацион совет булдыруны аңлата", - дип аңлаткан Дамир Мөхетдинов.

Искәртеп үтик, Болгар ислам академиясен РФ Юстиция министрлыгында теркәлүе, алга таба теология фәнен өйрәнүне һәм академиядә үзенең диссертацион советын булдыруны аңлата.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100