news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия теннисчылары Римда WTA 1000 парлы турнирында җиңү яулады

Россия теннисчылары Римда WTA 1000 парлы турнирында җиңү яулады
Фото: tennis-russia.ru

Россия теннисчылары Мирра Андреева һәм Диана Шнайдер Римда WTA 1000 категориясенең парлы турниры финалында Испания вәкиле Кристина Букша һәм Америка спортчысы Николь Меликар-Мартинесны җиңде, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы. Ярышларның приз фонды 7,2 миллион евродан артып китә.

Очрашу Андреева һәм Шнайдер файдасына 6:3, 6:3 исәбе белән тәмамланды. Букша һәм Меликар-Мартинес икенче номер астында чыгыш ясады. Очрашу 1 сәгать 9 минут дәвам итте.

Андреева һәм Шнайдер парлы разрядта – өченче, WTA 1000 категориясендә икенче уртак титулны яуладылар. 2025 елда алар Майамидагы турнирда откан иде. Узган сезонда Римдагы турнирда россиялеләр ярымфиналга кадәр барып җитте, анда булачак җиңүчеләр Жасмин Паолини һәм Сара Эрранига оттырдылар. Шулай ук 19 яшьлек Андреева һәм 22 яшьлек Шнайдер 2024 елгы Олимпия уеннарының көмеш призерлары да.

news_right_1
news_right_2
news_bot