Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саба теннисчысы Төркиядән өч көмеш медаль алып кайтты
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

19-26 мартта Төркиянең Анталья шәһәрендә Трисом уеннары узды, анда дөньяның 19 иле катнашты. Өстәл теннисында 9 илдән спортчылар көрәште, бу Россия, Франция, Мисыр, Кытай, Бразилия, Аргентина, Португалия, Бөекбритания, Төркия. Өстәл теннисы уеннарында безнең ил исеменнән спорт җыелма командасы әгъзалары (ЛИН) Ләйсән Зарипова һәм Дарья Николаенко чыгыш ясады. Бу хакта https://saby-rt.ru/ хәбәр итә.
Ләйсән команда разрядында Даша Николаенко белән, катнаш разрядта Португалиядән Жоао Солидад белән һәм шәхси разрядта өч көмеш медаль яулый.
«Көрәш бик җитди булды. Бик яхшы чыгыш ясадык. Әгәр дә алдагы чемпионатларда һәм уеннарда пьедесталга французлар күтәрелсә, бу юлы без аларны артка этәрдек. Финалга чыгу өчен Ләйсән мисырлы белән каты көрәш алып барды, аны 3:1 исәбе белән җиңеп, финалга үтте. Финалда бик яхшы уен күрсәтте, бераз гына җитмәсә дә, һәр партиядә 2 очкога гына җиңелгәннән соң, лаеклы уйнады (9:11, 9:11, 9:11). Барлык тренерларыбызга зур рәхмәт. Күп тәҗрибә тупладык», – дип кичерешләре белән уртаклаша социаль челтәрләрдә Ләйсәннең әнисе Рәмзия ханым Зарипова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз