news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теннисчыларның иң осталары ТР Чемпионатында билгеләнде

Теннисчыларның иң осталары ТР Чемпионатында билгеләнде

(Казан, 28 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Кичә “Царицыно” спорт комплексында ир-атлар арасында теннис буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды.

Турнирда илнең иң көчле теннисчылары, Мәскәү, Уфа, Екатеринбург, Йошкар-Ола, Вологда, Түбн Новгород һәм Казаннан халыкара теннис турнирларында катнашучылар очрашкан. Турнир нәтиҗәләре буенча, Казаннан Марат Гыйльманов, Уфадан Александр Стахеевка юл биреп, көмеш яулаган. Призлык өчлегенә Казаннан Ленар Гыйльманов та лаек булган. Парлы разрядта абыйлы-энеле Марат һәм Ленар Гыйльмановлар, Уфа спортчылары – Александр Стахеев һәм искәндәр Латыйповны алга җибәреп, призлы өчлекнең уртасына эләккән. Бронза исә, Екатеринбург шәһәреннән Александр Прохоровка һәм Түбән Новгородтан Сергей Беловка тәтегән.

news_right_1
news_right_2
news_bot