news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Теннисчылар ТР Кубогында очрашачак

^Теннисчылар ТР Кубогында очрашачак

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). 12 марттан алып, 26 мартка кадәр Яшел Үзән районының “Маяк” базасында ике яшь категориясендә – 14 яшь һәм аннан яшьрәк, шулай ук 16 яшь һәм аннан яшьрәкләр арасында теннис буенча Татарстан Републикасы Кубогы узачак. Турнирның сайлап алу этабына Россиянең 15 шәһәреннән 128 теннисчы, шул исәптән, Казан, Алабуга һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 30 га якын Татарстан спортчысы гариза биргән.

Ир-атлар уен челтәрендә, теннис сөючеләр 2006 елгы Казан Кремле Кубогында катнашкан Булат Мөслимов уенын тамаша кыла алачак. Республика Кубогы җиңүчеләренә медаль һәм грамоталар биреләчәк, ә иң мөһиме, алар яулаган рейтинг очколары, көзен Тольяттида узачак финал бәйгесенә узу мөмкинлеге бирәчәк. Биредә җиңүчеләр һәм призерлар чит илләрдә үткәреләчәк тагын да дәрәҗәлерәк турнирларда катнашу бәхетенә ирешә. Беренче урынга чыккан спортчы өч сәяхәткә хокуклы булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot