news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теннисчы Раил Галиәкбәров үз бәхетен үзе кора – "Ватаным Татарстан" газетасы

Раил Галиәкбәровның 2020 елда узачак Паралимпия Уеннарында катнашырга теләге зур.

(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”, "Ватаным Татарстан", Фәния Арсланова). Татарстанның Саба районы Шәмәрдән бистәсендә яшәүче Раил Галиәкбәровның тормышы ике өлештән тора: юл һәлакәтенә кадәр һәм шуннан соң яңадан яшәргә өйрәнү. 2008 елда Казан дәүләт энергетика институтының 3 нче курсында укыган 19 яшьлек Раил авылга кайтканда, юл һәлакәтенә очрый. Ул утырган машина борылышта юлдан таеп, аска тәгәри, дип яза "Ватаным Татарстан" газетасы.

Башка егетләргә берни булмый, ә аңын югалткан Раилне район хаста­ха­нәсенә илтәләр. Аннан Казандагы ашыгыч медицина ярдәме хас­та­ханәсенә, соңрак РКБдагы травматология бүлегенә күчерәләр. Ра­илнең башыннан шактый вакыт үлек ага. Егет вакыт-вакыт кан коса, хирурглар операция ясап, тәнен­нән пыяла кыйпылчыклары чүпли.

Әнисе Әнфисә ханым ул көн­нәрне куркыныч төш кебек искә төшерә. “Өч ай буе хастаханәдә яттык, – ди ул. – Улымның күкрәк читлеге тирәсеннән умыртка баганасы сынган иде. Берничә тапкыр операция ясадылар. Гәүдәсен тота алмый, кул-аягы кымшанмый, муены борылмый. Бер урыннан икенче урынга җәймәдә күчереп йөртәбез.  Авыруны ничек карарга икәнен аңлатучы юк. Торгызыргамы, утыртыргамы, нишләтергә? Әй­лән­дереп яткырырга кирәк­леген дә белмәдек, гел ятып торгач, тәне җәрәхәт­лә­неп, суелып чыкты. Улыбыз күзгә карап тилмереп ята. Берничә тәү­лек температурасы 40 градустан төшмәде. Яңагы, муены үгезнеке кебек калынаеп шешеп китте. Кү­ңелгә, озак тормас, кеше була алмас бу, дигән уйлар керде... Мондый чакта психолог ярдәме бик кирәк”.

Дөрес, Раилгә ярдәм итәргә ты­рышучылар шактый була. Шә­мәр­дән табибы, остеопат Радик Бор­һанов килеп массаж ясый. Шу­ның шифасы тигәндерме, бер көнне Раил: “Кая, тагын ипи бир әле”, – дип әнисеннән ашарга сорый. Әнисе: “Җитеп торыр”, – ди­гәч, үзе үҗәт­ләнеп ипигә үрелә. Берни тоймаган, тыңламаган кул эшләп китә. Моңа сөенүләре... Ә берсендә Раилнең урамдагы карны бик тә күрәсе килә. Әнфисә карны фотога төшереп ала, тик Раилнең күңеле моның белән генә басылмый. Ана улы яткан караватны тәрәзә янына этеп китерә дә улын терә­теп утырта, гәүдәсе шуып тө­шеп китмәсен өчен кулы белән иңен­нән тотып тора. Шул көе тә­рәзәдән урамдагы карны күзә­тәләр. Бу – сау-сәламәт кеше өчен берни түгел, ә авыру өчен зур куаныч.

Хастаханәдән кайткач, участок табиблары, шәфкать туташлары өйгә килеп булышып йөри. Ирле-ха­тынлы Әнфисә, Илнур Галиәкбә­ровлар өчен икенче төрле тормыш башлана. Барысы да Раилнең яшәү ритмына көйләнә. Хәер, гаиләдә бер­кайчан кулны салындырып елап утыру, кызгандыру, мескен­ләнү һәм зарлану дигән нәрсәнең әсәре дә булмый. Урын өстенә калган улларын тер­нәк­лән­де­рү үзәк­ләренә алып баралар. Боровое Матюшинодагы үзәк­не, андагы инс­трукторларны мактыйлар. Коляс­кадан диванга, диваннан коляскага мөстәкыйль кү­чеп утыра алуы – үзе зур җиңү. Тер­нәк­ләндерү үзәк­ләре аны рухи яктан да баета. Анда кеше бик күп: кон­вейер кебек агылып тора. Алар­ның һәркайсы авыруны җиңәргә тырыша. Әйт­кәнем­чә, Раил үзе дә үҗәт, тормыш арбасына теше-тырнагы бе­лән чат ябыша. Шәмәрдән хастаханәсеннән башны, аякны, тезне күтәрә торган кушеткалы карават бирәләр. Анда те­рәлеп утырып була.

Бүген ул ятак­ның Раилгә кирәге юк, аны бү­тән­нәр файдалана. Яңа гына урын-җир хастасына әйләнгән кеше­ләр (кызганыч, андый хәлләр әледән-әле булып тора) Галиәк­бәров­лар­дан киңәш сорый. Раил­нең үз-үзен тотышы, активлыгы бик күпләрдә яшәргә өмет уята.

Боровое Матюшинодагы тер­нәкләндерү үзәгендә ятканда коридордагы өстәлгә күзе төшә. Теннис өстәле икән. Сораштыра торгач, аның озын челтә­рен, ракеткаларны, тупны табып бирәләр. Кич­ләрен Раил әтисе белән теннис уйный башлый. Өйгә кайткач, Шә­мәрдәндәге, Сабадагы спорт комплексларына йөриләр. Шәмәр­дәндәге бина коляскада гына хә­рәкәт итүче егеткә кереп-чыгып йөрү өчен җайсыз була. Анда янкорма корып куялар, ишек яңак­лары киңәйтелә, пандус урнаштырыла, хәзер киенү-чишенү бүл­мә­сенә үтү дә уңайлы. Сабада соңгы елларда төзелгән спорт мәйдан­чыкларында уңай­лы мохит ягы да кайгыртылган.

Раил 4 ел дәвамында өстәл тен­нисы белән шөгыльләнә. Район үзәгендә тренер булып эш­ләүче Фарход Исмаиловтан күп нәрсәгә өйрәнә. Анда йөрү өчен өйдәге автомобильне кул белән идарә итүгә көйлиләр. Башта бик авыр була: кул калтырый, аяк тыңламый. Тик Раил өчен артка чигенү юк. Куркуны җиңгән көчле рухлы егет хәзер үз машинасында Сабага гына тү­гел, Казанга, респу­бликаның башка районнарына да чыгып китә. Уен өчен аерым коляскасы бар, аны иганә­челәр алып биргән. Өстәл теннисы буенча әкренләп югары үрләр яулый. 3 тапкыр Татарстан чемпионы исемен яулаган. Аннан соң Россия күләмендә узган ярышларда катнаша. Бөек Новгород, Брянск, Уфа, Тула, Сан­кт-Петер­бург калаларын­дагы турнирларда уйный. 2014 елдан халыкара ярыш­ларда катнаша. Вен­гриядә – өченче, Франция­дә команда уенында беренче урынны алып кайткан. Узган ел Россия җыелма командасы составында Даниядәге Европа Чемпионатында катнаша. Словениядә, Италия­дә, Франция­дә була. Россия күлә­мен­дәге ярыш­ларга әтисе белән бергәләп чыгып китәләр. Чит ил­ләргә үзе генә бара.

Беренче елларда, чит җирдә ничек каршы алырлар, кая урнаштырырлар дип борчылган. Хәзер андый курку да беткән. Ярышларга чакырып торалар. Физик мөм­кинлекләре чикле коляскадагы уенчыларны өстәл теннисы ярышларында төрле төркемнәргә бүлә­ләр. Умыртка баганасы күкрәк турысыннан, муен өлешеннән, бил тирәсеннән зәгыйфьләр, аяксыз инвалидлар бар. Беренче, икенче класслардагыларның муен өлеше зәгыйфь, куллары ракетка тотарлык көчле түгел. Аны скотч, бинт белән чорнап куеп уйныйлар. “Шундый көчле рухлы кешеләр, аларга карап сокланам, – ди Раил. – Аяксыз инвалидларга җиңелрәк. Уен барышында туп төшеп китсә, аны иелеп алалар, бүтәннәрнең ярдәм иткәнен көтеп тормыйлар. Куллары, гәүдәләре җиңел эшли”.

Егет тенниска кадәр чаңгы спорты белән мавыга. Әтисе иске раскладушкадан чаңгы эшләтеп ала. Анда егыла-бәрелә шуарга өйрәнә. “Ә нигә, аяклар йөрмәсә дә, куллар эшли бит”, – ди Раил. Райондагы комплекста бассейнда йөзәргә өйрәнүен сөйләде. Йөзү теләге шундый көч­ле була. Әтисе бассейнга алып бара. Улы­ның җилкәсенә жилет элә дә әкрен генә суга алып кереп китә. Аяклар тыңламыйча салынып төшә. Раил чыгарга ашыкмый, су салкынын сизми, тәне зәңгәр­ләнеп бетә, салкын тия. Барыбер йөзәргә өйрәнә.

Ә өстәл теннисы – психологик уен. Бөтен игътибарыңны шуңа юнәлтәсең, аз гына югалып калырга да ярамый. Раил үзәк каналлардан Паралимпия Уеннарында катнашкан спортчылар­ның ярышларын яратып карый. Словениягә китәр алдыннан шведлар, авс­трия­леләр уенына соклана. Халыкара ярышта, һич көтмәгәндә, аңа шулар белән уйнарга туры килә. “Ну ничек?” – дип сорадым. “Җи­ңел­­дем, аларга җиңелү дә рәхәт, – ди Раил. – Уйнаганда көн­дәш бул­саң, уен тәмамлануга дуска әйлә­нәсең”.

Раил Галиәкбәровның 2020 елда узачак Паралимпия Уеннарында катнашырга теләге зур. Аның өчен теләк кенә аз, 2018 елдагы Дөнья Чемпионатында катнашу сорала. Ә анда эләгер өчен 1 ел эчендә төрле ярышларда яхшы уен күрсәтергә кирәк. Юл чыгымнары да, башка матди ягы да бар бит әле. Бу яктан район җитәкчелеге бик булыша. Ярдәм кулы сузарга теләүчеләр булса, аларга да каршы килмәс иде Галиәкбәровлар. “Минем өчен районда бөтен уңайлык­лар тудырылган. Башка төбәкләрдә андый нәрсә юк. Шөгыльләнергә урын таба алмыйлар, урын булса, рөх­сәт итми­ләр, акча ягы кысан...

Ярышларга баргач, яле, татарин, сездә тагын ниләр эшләделәр, сөйләп җибәр, дип кызыксыналар, – ди Раил. – Ә миңа беркем бер сүз әйт­ми. Хет төнлә барып шөгыль­лән”. Аның тренеры бар, әти-әнисе, энесе Нияз, сөй­гәне Ләйсән янында. Раил узган ел Сабаның иң матур кызы, шәфкать туташы белән гаилә корган. Алар шундый яратышып өйләнеш­кән­нәр, дип яза "Ватаным Татарстан" газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100