Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теннис федерациясе вице-президентына ТР атказанган физкультура хезмәткәре исеме бирелде
Бизнесмен, Россия Теннис федерациясе вице-президенты Андрей Бокарев «Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Тиешле указга ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Документ текстында бүләкнең эшкуарга Татарстан Республикасы белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге һәм физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен бирелүе аңлатыла.
Указга агымдагы елның 23 октябрендә кул куелды – бу көнне Бокарев 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
- Андрей Бокарев Forbes журналы версиясе буенча Россия миллиардерлары рейтингында 40 нчы урында тора. Аның байлыгы 4,9 млрд АКШ доллары дип бәяләнә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз