Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тенеш бистәсе китапханәсендә «Кыш бабай өчен бияләй» дип исемләнгән мастер-класс узды
Һәр бала кәгазь һәм буяулар ярдәмендә Кыш бабайның бияләен ясады.
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», «Идел таңнары», Светлана Изотова). Кама Тамагы районының Тенеш авыл китапханәсендә Рудник урта мәктәбенең 1 сыйныф укучылары белән «Кыш бабай өчен бияләй» дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Бу хакта район газетасы яза.
Чарада балалар Кыш бабай һәм кыш турында мәгълүмат тыңладылар, табышмакларга җавап бирделәр, Бөек Устюгта кыш бабайның теремы һәм аның ярдәмчеләре турында видео-презентация карадылар. Һәр бала кәгазь һәм буяулар ярдәмендә Кыш бабайның бияләен ясады, диелә хәбәрдә.
Чара ахырында балалар Кыш Бабайга хат яздылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз