news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТЕНЧОЙ:

«Әдәбият-сәнгать иң мөһим сәнгатькә - җирдә яшәү сәнгатенә өйрәтә»

ТЕНЧОЙ: «Әдәбият-сәнгать иң мөһим сәнгатькә - җирдә яшәү сәнгатенә өйрәтә»

Бу дөньяда һәр кеше үзенчәлекле, шулай да таланты, фикер сөреше, яшәешкә карашы һ.б. яклары белән арада аерылып, игътибарны үзенә җәлеп итеп торган кызыклы затлар бар. Шундыйларның берсе – Бурятия балалар язучысы, Мәскәү шәһәре Язучылар берлеге әгъзасы, лама Тенчой. Аның бүген иҗат дөньясында колач салып йөзәгән, «Открытый мир», «МД Медиа» нәшриятларында бер-бер артлы китаплары басыла торган чагы. Интернетта да әсәрләрен бушлай уку, суыртып алу мөмкинлеге бар, язучының үз порталы мәгълүм: www.oceanofwisdom.org

Быел сентябрь аенда, Һиндстанның Дрепунг Гоманг университеты галиме Отог Ринпоче җитәкчелегендәге монахлар – ламалар белән берлектә, Казанда беренче тапкыр үткәрелгән «Россия-Һиндстан-Тибет» IV Халыкара фестиваленда катнашкан кеше буларак казанлылар аны хәтерли торгандыр. Монахлар мәрмәрнең төрле төскә буялган комыннан Будда медицинасы мандаласын берничә көн дәвамында төзү һәм аны ватып суга агызу йоласы, төрле фәлсәфи темаларга лекцияләре һәм Тува-Австрия, Монголия-Бурятия, Тибет-Һиндстан, Санкт-Петербург җыр һәм бию коллективлары концертлары белән күпләрнең хәтеренә җуелып калды. Тенчой анда 6дан алып 12 яшькәчә балалар өчен ничек итеп нибары бер көндә әкият язу серләрен лекцияләрендә аңлатып, мастер-классларда күрсәткән иде.

Т.: Тумышым белән, чыннан да, Бурятиядән – Ага-Хангил саласыннан булсам да, Тенчой исеме алганчы Аюша Итигилович Эрдынеев идем мин. Ә инде будда юлына, якыннарым, бигрәк тә әбием фатихасы белән, малай вакыттан ук аяк бастым: будда дацанында, ягъни монастыренда фикер тупладым, гыйлем эстәдем. Аннары 16 яшьтән Монголия һәм Тибетта, 1995 елдан Һиндстанның дөньякүләм танылган Дрепунг Гоманг университетында дистә елдан артык буддизм фәлсәфәсен өйрәндем, остазларым үрнәгендә фәлсәфә фәннәре докторы булып җитештем.

Сезне балалар өчен әкиятләр иҗат итәргә нәрсә этәрде? Фәлсәфи фикер йөртүче кеше өчен балалар телендә «сөйләшү»нең кыенлыклары бар кебек тоела: җөмләләрегез озын, әкиятләрегезне укыганда бала өчен аңлашылмаган урыннар шактый. Чөнки аларны бала, хәреф таныса да, үзе генә аңлап укый алырлык түгел, ягъни шуңа әзерлек яки олы кеше ярдәме кирәк була.

Т.: Балалар өчен әкиятләр язуым үземнең дә балалыгым чыгып бетмәгәннәндер дип уйлыйм. Нәниләр дөньясы минем өчен сафрак, кызыклырак, эчкерсезрәк тоела, гомумән, балалар табигате миңа якын. Әкиятләрем мәсьәләсендә, чыннанда, фикерегез белән килешәм. Ләкин нишләп соң әле бала китапны берүзе генә укырга тиеш? Кече яшьтә теләсә кайсы балага башына килгән фикерен шунда ук уртаклашыр ышанычлы кеше, олы дусты янында булу кирәк, ул шуңа мохтаҗ. Шуңа күрә мин, олыларга сиздермәстән, ике буынны – балалар белән өлкәннәрне ихтыяҗлыктан чыгып үзара «бәйләргә» омтылам. Китапларымны бергәләп укыйлар икән, мин моңа куанам гына. Бала белмәгәнне аңлатсыннар, аралашсыннар. Ышаныгыз: тиз агышлы бу дөньяда балага игътибар аеруча таләп ителә.

«Фил баласы Ланченкар турында әкиятләр», «Фил баласы Ланченкар һәм аның дуслары», «Фил баласы Ланченкар һәм дусларының тылсымлы Цейлон утравына сәяхәте», «Сөекле Даман абзый» дип аталган рус телендәге маҗаралы әкият китаплары сериясе балалар күңелен һинд джунглилары һәм анда яшәүче әкият геройлары дөньясы белән җәлеп итәрлек...

Т.: Мин нәкъ менә шуңа өметләнгән идем дә инде. Бик акыллы фил баласы Ланченкар һәм аның дуслары Маймыл, Куян, Кыр тавыгы маҗараларын бала үзе кичергән кебек була, чөнки алар дөньяны образлар аша кабул итә. Шуңа күрә Һиндстан табигатенең, Ланченкарның абзасы Даман аша Африка серләрен геройлар белән бергә ачу укучы өчен мавыктыргыч та. Геройларның бер-берсенә мөнәсәбәте аша бала эчкерсезлеккә, бары тик яхшылыкка, сөйләмнең мәгънәсенә игътибар итәргә, ягъни фәлсәфи фикер йөртергә өйрәнә. Балага үзе белгәнне китаптан уку тиз ялыктыра дип саныйм, авторның укучысыннан «башлырак» булуы шарт, шуңа күрә яуланмаган үргә менү өчен аңа тырышлык куярга туры килә һәм аның тәме дә шунда. Гомумән, әдәбият-сәнгать иң мөһим сәнгатькә - җирдә яшәү сәнгатенә өйрәтә. Шунысын да әйтим: 2007 елда «Фил баласы Ланченкар турында әкиятләр»ем өчен Мәскәүдә мине «Россия профессионалы» медалена лаек дип таптылар. Ул медаль яңа гасыр башында РФ Федерация Советы, РФ Дәүләт Думасы, Мәскәү шәһәре Думасы һәм Мәскәү хөкүмәте белән берлектә «Лучшие из лучших» журналы тарафыннан гамәлгә куелган. Танылган кешеләрдән җырчы Иосиф Кобзон, Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Владимир Жириновский, Дәүләт Думасының физик культура һәм спорт комитеты рәисе Владислав Третьяк, самбо буенча тренер Василий Шестаков, кинорежиссер Юлий Гусман һ.б. белән бергә тапшырылды ул. Мин моның белән бик горурланам. Китабым исә рухи остазым Далай лама XIVгә багышланган иде, андый уңышка ирешүем дә бәлки шуннандыр.

Әкиятләрегездә хайваннар дөньясына мөрәҗәгать итүегез буддизм белән бәйлеме?

Т.: Балалар аларны җиңелрәк кабул итә. Әкиятләрдә дини тәгълиматлар алга куелмый, әмма бала кече яшьтән үк тереклеккә сакчыл карашны сеңдереп үсүе шарт. Хәер, дини күзлектән карасак та, бер дин дә моңа каршы килми.


Буддизмда җан яңадан иңгәндә кеше булып кына түгел, бөҗәк яки, әйтик, хайван булып яралырга да мөмкин санала дип беләм.


Т.: Әйе, хәтта үсемлек, табигатьтәге башка нәрсә булып та. Урамда барган этнең синең элек үлгән туганың булуы, эттән соң җаны кешегә урнашуы да мөмкин. Шунлыктан буддизмда бу мәсьәләләргә аеруча игътибар бирелә.

Бер көн эчендә әкият язу серләрен өйрәтүегез кызыклы, ләкин, ничектер, моңа ышануы кыенрак.

Т.: Баланың иҗади мөмкинлекләре искиткеч зур, аңа юнәлеш биреп, фикер-фантазияләрен тел белән әйттерергә мохит тудыру гына кирәк. Мастер-классларымда мин балаларны әйләнә-тирә дөньяны матуррак итеп күрергә, үзенең чиксез мөмкинлекләре барлыгын һәм үзара ярдәм итешүнең мөһимлеген төшенергә, якыннары һәм туган-тумачалары гына түгел, әйләнә-тирәдәге тереклек ияләре өчен дә җаваплылык тоярга, Ватанын яратырга һәм дөньяның киләчәген формалаштыруда үзенең дә өлеше барлыгын сиземләргә сиздерми генә өйрәтергә омтылам. Яшь әкиятче заманча мәгълүмат агымын эшкәртергә өйрәнергә, даими өйрәнергә һәм яхшы якка үзгәрергә омтылырга, нәтиҗәдә, бәхетенә үз юлын табарга тиеш дип саныйм.

Әкият чыгару өчен балага ничек итеп юнәлеш биреп була?

Т.:
Иң мөһиме – балага уйларга этәргеч бирергә кирәк. Мин һәм минем дустым. Гүзәллек эзеннән. Яраткан героем. Нәрсә ул бәхет? Әти-әниләргә хат. Халык риваятьләре. Кем булырга? Дөньяны ничек үзгәртергә. Дуслыкка тугрылыкның әһәмияте. Яраткан шөгылем. Иң зур хыялым. Эчтәге «мин» белән сөйләшү. Минем ялгышларым. Кызыклы хәлләр. Ник алай? һ.б.

Балага әкиятләрнең мәгънәсен аңлатырга кирәк. Әйтик, бәхетнең булуын һәм аның нәрсәләргә бәйле икәнен, үз бәхетеңне табу өчен сәбәпләрне тануны һ.б. Нәтиҗәдә, бала башлаган эшен ахырына кадәр җиткерергә өйрәнә, иҗади мөмкинлекләре киңәя, эш нәтиҗәсеннән канәгатьлек ала, алга таба камилләшүгә, белем туплауга этәргеч бирелә. Әкият язылганнан соң бала аның эчтәлеге буенча рәсем ясый. Мастер-классларда катнашкан бөтен баланың әкиятләрен, рәсемнәрен җыеп, грамматик хаталарын төзәтеп, тиз арада китап итеп бастырабыз һәм ата-аналарына тәкъдим итәбез. Андый үзенчәлекле китаптан баш тарткан кеше юк.

Сезнең тагын Байкал арты киңлекләрендә яшәгән бурятларга бәйле вакыйга турында «Махакала күсәге» китабыгыз, «Кар кешеләре һәм наглар, су ияләре; Репрессияләр һәм хәрбиләр турында истәлекләр; Өрәкләр турында хатирәләр» трилогиягез мәгълүм. Сүзебез балалар турында икән, «Балалар өчен медитацияләр» китабыгыз турында аңлатма бирсәгез иде.

Т.: Кеше үз гомерендә яше буенча төрле чор кичерә, үзен алдагы тормышына әзерли. Балалар кечкенәдән үзләренең акылын тынычландырырга һәм бер фокуска җыярга, фикерләр һәм эмоцияләрен Бәхет һәм Тынычлык халәтенә китерергә өйрәнә ала. Моннан тыш, медитация ярдәмендә үзенең эчке көч-куәтенә юл ачыла, андагы акыл, мәхәббәт, күңел тынычлыгы куәтен үстерә һәм җыелган стрессларның тамырын корыта ала. Шундый мәктәп узганга, мин балалар өчен аны ярашлы саныйм. Дөньяга фәлсәфи караш, медитация ярдәмендә проблеманы куанычка әйләндереп була.

Балалар психологиясен яхшы аңлыйсыз, ә үзегезнең гаиләгез, балагыз бармы?

Т.: Әйтәм ич, әле үземнең дә балалыгым чыкмаган. Буйдак мин.

Булачак парыгыз ниндирәк сыйфатларга ия булырга тиеш дип саныйсыз?

Т.: Бу минем өчен җиңел сорау түгел. Дөресен генә әйткәндә, сайланам әле, ниндилеген үзем дә төп-төгәл генә әйтә алмыйм.

Әңгәмәне Миләүшә Низаметдинова әзерләде.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100