news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Метеоролог Татарстанда язгы һәм җәйге һава торышы турында сөйләде: Температура аномалиясе

Метеоролог Татарстанда язгы һәм җәйге һава торышы турында сөйләде: Температура аномалиясе
Фото: «Татар-информ»

Татарстанлыларны температура климатик нормадан узып киткән рәттән бишенче июль ае көтә. КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев югары уку йортының мәгълүмати үзәгенә язгы һәм җәйге айларга булган фаразлар хакында сөйләде.

Мартка нәтиҗә ясап, эксперт барлык фаразларга да карамастан бу айның аномаль җылы булуын, уртача температура -1,5 градус тәшкил итүен билгеләп үтте, бу климатик нормадан ике күрсәткечкә артыграк.

Апрель ае да бик җылы, температура нормадан югарырак булыр дип көтелә. Ул температура климатик нормадан узып киткән рәттән икенче апрель булачак.

«Апрельдә уртача температура +4 градус тәшкил итә, - диде Әүһәдиев. – Алдагы декада хакында сөйләгәндә, ул климатик нормадан 3 градус тирәсе югарырак булыр дип фаразлана. Ә бу чор өчен норма +2 градус тәшкил итә. Шул рәвешле, алдагы декадада температура +5 градус булыр дип көтәбез».

Метеоролог сүзләренчә, республикада тулаем вегетация чоры, июльне (анда температура аномалиясе уңай булыр дип көтелә) санамаганда, климатик норма чикләрендә булыр дип фаразлана.

«Ул температура буенча климатик норманы узып киткән рәттән бишенче җылы июль булырга мөмкин. Май һәм июньдә температура климатик нормага якын булачак», - дип искәртте эксперт.

Элегрәк РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд Идел буе федераль округында апрель ае, Россиянең Европа территориясенең күпчелек өлеше кебек, аномаль җылы булачагы хакында әйткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100