news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Телсез күке» фильмы Бөтенроссия Шукшин кинофестивалендә төп приз өчен көрәшәчәк

Барнаулда ХXVII Бөтенроссия Шукшин кинофестивале башланып китте. Төп программада – тулы метражлы кино категориясендә төп бүләк өчен ун фильм көрәшәчәк. Алар арасында Рәүф Кубаевның «Телсез күке» кинокартинасы да бар. Фильм сугышта совет солдаты Зариф белән фин снайперы Зыятдинның көтелмәгән очрашуы турында сөйли. Бу хакта «Татаркино» сайтында хәбәр ителә.

Кинофестивальне ачу тантанасында кызыл келәмнән артистлар Иван Добронравов, Зинаида Ястржембская, режиссерлар Рәуф Кубаев, Михаил Архипов, Андрей Зайцев, Оксана Харламова, Шукшин кинофестивале конкурс программаларының жюри рәисләре һөм әгъзалары Михаил Калинин, Александр Герасимов, Галина Леонтьева, Илдар Ягъфәров һәм башкалар узды.

«Телсез күке» фильмын Барнаул һәм Бийск шәһәрләрендә берьюлы дүрт кинозалда күрсәтәләр.

Бөтенроссия Шукшин кинофестивале «Алтайда Шукшин көннәре» гомуми программасының бер өлеше буларак 1999 елдан бирле уза. Ул традицион рәвештә Барнаулда ачып җибәрелә һәм Шукшинның туган ягы Сростки авылында тәмамлана. Чарада исемле режиссерларның танылган фильмнары да, рус кешесенең рухи эзләнүләренә багышланган һәм кызыклы идеясе белән аерылып торган билгесез кинокартиналар да катнаша. Шукшин кинофестивале 2007 елдан бөтенроссия фестивале статусына ия, ә 2008 елдан ул «Әхлак – ул хакыйкать» дигән лозунг белән үткәрелә.

Быел кинофестиваль тарихында беренче тапкыр яшьләр аудиториясе өчен яңа мәйданчык – «Яшь Шукшин» кинопаркы оештырылган. Анда анимацион һәм документаль программалар күрсәтелә, кинолекторий, «Кино фабрикасы» эшли, актерларның визиткалары яздырыла. Биредә шулай ук «Алтайда төшерелгән» махсус программасы тәкъдим ителгән. 26 июльдә фестивальнең йомгаклау программасы узачак һәм ХXVII Бөтенроссия Шукшин кинофестивале җиңүчеләре бүләкләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot