Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда Кама елгасында батып үлгән ир-ат мәетен тапканнар
Чаллының Комсомол районында Кама елгасында ир-ат мәетен тапканнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итә.
11.50 сәгатьтә 6нчы зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре 41 яшьлек ир-ат мәетен, судан чыгарып, полицейскийларга тапшырган. Ул яр буеннан ун метр ераклыкта булган.
Аның мәете табылган урын коену өчен җиһазландырылмаган булуын да искәртергә кирәк. Фаҗиганең сәбәбе - су объектларында иминлек кагыйдәләрен бозу.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз