news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Телне саклау юнәлешендә башкарылмаган эшләрнең сәбәпчесе үзебез - Илдар Гыйльметдинов

Дәүләт Думасының милләтләр эшләре комитеты рәисе фикеренчә, җитешсезлекләрдә федераль үзәк кабул иткән кануннарны гына гаепләү урынсыз.

Телне саклау юнәлешендә башкарылмаган эшләрнең сәбәпчесе үзебез - Илдар Гыйльметдинов
Султан Исхаков

(Казан, 5 февраль, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Телне саклау үзебездән тора, бу юнәлештә эшләнмәгән эшләрдә гаеплеләрне эзләргә кирәкми. Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисе, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы Рәисе Илдар Гыйльметдинов "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында шул хакта белдерде.

"Туган телне белгән балалар кими"

-Илдар Ирекович, 2002-2010 еллардагы җанисәп нәтиҗәләренең чагыштырсак, 1 миллионнан артык татарның үз туган телен рус телен дип әйтүен күрергә була. Бу тенденцияне туктатырга мөмкинме? Һәм моның төп сәбәпләре нәрсәдә?

-Без бу хакта күптән сөйлибез. Сөйләп кенә калмыйбыз, үз ягыбыздан шушы тенденцияне туктатыр өчен күп кенә чаралар да күрәбез. Бу, әлбәттә, иң беренче яктан Татарстанга да, читтә яшәгән татарларга да кагыла. Без һәр елны читтән татар балаларын җыеп, тел лагерьлары уздырабыз. Быел ике сменалы “Идел” яшьләр лагерында уздырырга ниятлибез. Анда башта - 80, аннары 90 бала була.

Шунда килгән балалардан да күрәбез – һәр елны, акрынлап телне белгән һәм аңлаган балалар саны кими. Бигрәк тә читтә яшәгән татарлар элегрәк өйдә татарча сөйләшсәләр, хәзер әти-әниләрнең күбесе татарча сөйләшми. Әмма лагерьларга килүче балаларның саны арта. 4-5 ел элек кенә лагерьларны тутыра да алмый идек. Ә хәзер шунда килер өчен чират. Балаларның телне белергә омтылышлары бар. Безгә шул омтылышларны эләктереп алып, ярдәм итәргә кирәк. Җәмәгать оешмалары белән тел өйрәнү классларын ачу юнәлешендә эшләргә кирәк. Монда ниндидер каршылыклар юк. Ләкин хәзер нинди телдә дәресләрне алып барырга икәнен мәктәп ата-аналар белән үзе билгели. Һәм күп очракта, кызганычка каршы, ата-аналар: “Безгә татар теле кирәкми, безгә барлык фәннәрне бары тик рус теленнән генә бирегез”, - дигән фикердә торалар.

Әлбәттә, алар шундый карар кабул иткәч, татар телен укыта торган программалар бармый. Ата-аналар белән дә, мәктәп коллективы белән дә эшләргә кирәк. Телне өйрәнә торган түгәрәкләрдә, татар үзәкләрендә телне өйрәнүне дәвам итәбез.

Әлбәттә, ата-аналарны кызыксындырырга да кирәк. Безнең бит Ульяновск, Димитровград, Самара шәһәрләрендәге мәктәпләр бар. Аларда башка фәннәрне дә көчле итеп укыта торган укытучылар тупланган. Математика, рус теленнән БДИны хәтта башка мәктәпләргә караганда да яхшырак итеп бирәләр. Ата-аналар балаларын шунда бирергә тырышалар. Ә мәктәп программасында атнасына 3 дәрес татарча укыталар. Чаралар да татар телендә, балалар да татар телен белә. Һәм ата-ана шәһәрнең икенче башыннан баласын шушы татар мәктәбенә илтә. Кайбер очракта татар телен өйрәтәм дип түгел, мәктәп көчле булганга, математика, рус телен яхшы укытканга. Менә бу юлларын да акыллырак итеп уйларга кирәк. Җирле байлар да акчаларын мәктәпкә бирәләр, укытучыларга өстәмә материаль ярдәм итәләр.

Һәм читтә яшәгән татарларга кагылышлы тагын ике фикерне генә әйтәсем килә. Беренчедән, без дәрәҗәле, мәртәбәле булган егетләребезнең (ә алар күп) уйнау, сабантуе кебек чаралар белән генә шөгыльләнмәсеннәр иде. Чынлап та, нишләп шәхси мәктәпләр ачмаска? Бүгенге көндә закон андый мөмкинлек бирә. Андый мәктәпләрне ачарга, анда укыткан укытучыларга, әсбапларга дәүләт хәтта акча бирә. Үз вакытларында бит байлар мәдрәсәләр ачканнар, балаларны өйрәтергә тырышканнар, акчаларын шуңа түккәннәр. Ә безнең хәзер байларыбыз акчаны үзләренә баерга гына түгә, башка чараларга гына. Әгәр дә син милләтең өчен кайгырасың икән, нишләп шушындый мәктәпләр ачуга акчаларны тотмаска? Дәүләт ягыннан ярдәм булган очракта. Безгә аларга менә шушы юнәлешне бирергә кирәк, дип әйтәсем килә.

Андый мисаллар күп. Мәсәлән, Казанда яһүдләр мәктәбе бар. Чират торалар шул мәктәпкә эләгер өчен. Ул дәүләтнеке түгел, алар үзләре җыелып, шушындый мәктәп ачканнар. Безнең бай татар егетләребез шундый эшне булдыра алмыйлар мени? Ни өчен алынмыйбыз?

Әлбәттә, телне өйрәткәндә тагын бер нәрсәгә игътибар итәргә кирәк. Мин федераль милли-мәдәни автономия җитәкчесе буларак, балаларны кызыксындыру өчен уйнау форматындагы әсбаплар әзерлибез:

“Әбием сандыгы”, “Әбием күчтәнәче”, әкиятләр. Балаларны телгә кертеп җибәрә торган уйнау программаларыбыз аз, дип әйтәсем килә.

"Икенче класстан грамматика керергә тиеш түгел"

Татарстанның үзендә тел өйрәтә торган программалар катлаулы. Аларны җиңеләйтергә кирәк. Күп очракта без телне өйрәнүдә кире этәргеч ясыйбыз: икенче класстан грамматика керә башлый. Икенче класстан грамматика керергә тиеш түгел, ул авыр! Балаларны башта җәлеп итәргә кирәк телгә. Татар балаларында телгә карата каршылык хәтта күбрәк рус балаларына караганда.

Әлбәттә, шушы программаларны эшли ала торган әйбәт педагоглар булырга тиеш. Безнең соңгы вакытта татар теле факультетларына керүче, филологияне үзләштерергә теләүчеләр саны кимеде. Теләк белдерүчеләр юк, анысын да аңларга кирәк. Һәм иң авыры – читтә яшәгән татар балаларына телне өйрәтү өчен укытучылар бөтенләй юк. Кайбер регионнарда “Кем укыта алыр икән?” дип, эзләп йөрибез. Мисал өчен, Владимир. Укырга теләүче балалар бар, безнең анда автономиябез дә бар. Балаларны укытырга укытучыбыз юк. Мәгариф министрлыгы, Татар конгрессы белән шушы мәсьәләдән чыгу юлларын эзләүне активлаштырырга кирәк.

Төп мәсьәлә бүгенге көндә – сабан туе, башка чаралар булырга тиеш түгел. Алары да кирәк, алар булырга тиеш, алар аркылы без гореф-гадәтләребезне саклыйбыз. Төп мәсьәлә – тел мәсьәләсе булырга тиеш. Һәм Татарстанда да игътибарны балалар бакчасына күчерергә кирәк. Биш яшькә кадәр бала берничә телне үзләштерә ала. Ике-өч телне үзләштерә ала матур иттереп. Ләкин без балалар бакчасын балаларны алып килеп ял иттерә, ашата, уйната торган итеп кенә күзаллыйбыз. Алар булырга тиеш түгел. Мәктәпкәчә белем бирү дигән федераль законнар кабул ителде. Шуңа бөтен көчне методикларыбызны, тәрбиячеләребезне әзерләүгә куярга кирәк. Балаларга уйнау формасында әсбаплар әзерләп, аларны шуңа тартырга кирәк. Һәм, әлбәттә, шушы эшкә әти-әнине тартырга кирәк. Балалар бакчасы белән генә булмый.

Менә шушы төрле сәбәпләр аркасында безнең телебез, кызганычка каршы, кимү ягында.

"Телне өйрәнмәү БДИга гына бәйле түгел"

-Ата-аналар тарафыннан шундый фикер ишетергә туры килә: БДИ рус телендә булу сәбәпле, татар телен күпмедер дәрәҗәдә белсә, шул җиткән, аның белән ерак китеп булмый, дигән фикер бар. 

- Мин БДИга гына бәйләнмәс идем. Ни өчендер бездә дөрес булмаган күзаллау барлыкка килә. БДИны татар телендә бирергә рөхсәт итсәләр, балаларыбыз аны өйрәнергә ябышырлар иде, дип уйлыйлар. Сәбәбе анда гына түгел аның, мин югарыда бу хакта фикерләремне әйттем. Ә дәүләт имтиханын татар телендә бирергә баланың хокукы булырга тиеш дигәнне яклыйм. Ләкин бүгенге көндә мәктәп ул хокукны тормышка ашырырга әзерме? Әзер түгел. Әгәр дә без иртәгә шундый федераль закон кабул итәбез икән, ул бит безнең татар балаларына гына түгел, Россиядә яшәгән бөтен халыкларга кагылачак. Шуңа күрә аны кабул итү өчен тиешле бер КИМнар (контрольно-измерительные меры) кирәк, алар юк, аларны эшләргә кирәк. Мәктәп укытучылары шушы имтиханнарны алырга әзер булырга тиеш. Шушыларны безгә уйлап, федераль үзәкне дә катнаштырып, эшләп бетерергә кирәк. Шушы механизмнар әзер булырга тиеш, мәктәп әзер булырга тиеш баладан имтихан алырга. Дәүләт баланың шушы хокукын тормышка ашырырга әзер булырга тиеш.

"Татар мәктәпләрендә татар телен арттырырга кирәк"

-Без татар мәктәпләре дип атаган мәктәпләрнең күбесендә уку рус телендә бара. Класстан тыш чаралар – татар телендә. Чын татар теле нинди булырга тиеш?

- Татар мәктәбе дип аталган мәктәпләрдә татарча укытуны арттырырга кирәк. Мин моның бернинди дә кыенлыгын, авырлыгын күрмим.

Үзем татар мәктәбен бетердем. Бөтен фәннәрне татарча укыдым. Әлбәттә, без укыган вакыт белән хәзерге вакытны чагыштыру ул дөрес түгел. Барыбер замана үзгәрде, мәгариф системасына таләпләр артты. Балага күп мөмкинлекләр бирелсә, үз мөмкинлекләрен ачсын өчен, ул рус телен дә әйбәт белеп, математика, башка фәннәрне русча өйрәнеп барса, аңа, әлбәттә, җиңелрәк инде, уңайлырак инде. Ләкин безнең кайбер фәннәр бар, аларны татарча укудан бер зыянны да күрмим. Мин тагын бер тапкыр үземә сылтап әйтәм, мин бөтен фәннәрне мәктәптә татарча укып, хәтта физмат бетердем (анда барысы да рус телендә иде). Әлбәттә, баштарак кыен булды. Әгәр дә инде син төптән белеп, әйбәт укыган булсаң, бернинди кыенлыгы да юк. Мактанып та куйыйм әле: мин үзем группадашлар арасында берүзем кызыл дипломга бетердем.

Хәзер исә телне белү миңа башкалар алдында өстенлек бирә. Хәзерге эшемдә дә ул минем зур өстенлек, чөнки мин татар теле аркылы күп кенә башка телле халыклар белән ныклап, әйбәтләп аралаша алам. Төрки телләр группасына кергән үзбәкләр, казахлар, төркиләр, хакаслар, карачайлар, балкарлар. Ниндидер чит ил группалары белән төрки телдә аралашкан вакытта безгә карата күп тапкырлар җылы мөнәсәбәт. Хәтта җитәкчеләр сорыйлар – әйдәгез, сезне җибәрик әле бу очрашуга, аралашыгыз әле, дип.

Ата-аналарга әйтәсем килә: бу безнең кимчелек түгел, киресенчә, өстенлек. 3-4 телне белгән саен синең мөмкинчелекләрең арта гына бара. Кайбер Европа илләрендә балачакта ук 3-4 телне өйрәнә башлыйлар. Инглизчә дә, французча да, итальянча да белә, мисал өчен. Ул мәгариф системасында бар. Бер кыенлыгын да күрмим. Нишләп без инглиз телен өйрәнәбез һәм аны өйрәнгәнгә бернинди дә каршылыгыбыз тумый? Ул бит әле Россиядәге тел түгел, аңлашылмаган чит тел. Кемдер инглизчә сөйләшә башласа, сез инглизчә сөйләшмәгез, дип әйткән кеше дә юк.

Беркемнең дә аңа карата ниндидер каршылык та тумый. Кемдер янында сөйләшә башласаң, “Сез инглизчә сөйләшмәгез, русча сөйләшегез”, - дигән кеше дә юк. Ә кайбер җирдә татарча аралаша башлыйсың, ул кешенең сезнең әңгәмәгә кагылышы булмаган, читтә генә торган булса да, әйтә: нигә татарча сөйләшәсез, русча сөйләшегез. Бу, әлбәттә, дөрес фикер түгел.

-Хәзер татар телендә техник белем бирүче бер генә уку йорты – Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты калды. Сез ничек уйлыйсыз, югары техник белемне татар телендә бирү мөмкинме? Бу кирәкме?

-Уйлап бетерергә кирәк. Татар телен укыту федераль университетта да бар. Гуманитар фәннәрне татар телендә укыталар. Андый юнәлеш бар. Техник мәсьәләләр алар катлаулы, бу очракта мин кискен рәвештә генә әйтмәс идем. Практик яктан карасаң, бу яхшы, ләкин аның белән без кайбер очракларда кыенлык тудырмыйбызмы икән? Безнең балаларыбызга киртә куймыйбызмы икән? Һәр нәрсәнең үзенчәлеге бар, моны шунда укыткан укытучылар һәм укучылар белән уйлап бетерергә кирәк. Закон чыгаручы буларак шунысын шатлыклы икәнен әйтәм – моны эшләргә ниндидер законнар кыенлык тудырмый. Бу яктан каршылыклар юк.

"Хиҗап формасындагы киемнәр татарга хас түгел"

-Мордовиянең Азюрка мәктәбендә укытучыларның, укучыларның яулыкларын бәйләп йөрүне тыйдылар. Сез нинди позициядә торасыз?

-Мин бу фикерне инде әйттем. Башта ук андагы дәүләт органнары бу әйбергә кереп китмәгән булсалар, бик әйбәт булыр иде. Ләкин тема кузгатылган. Минем үземнең карашым менә мондый. Ул караш өчен мине сүгәләр дә, дөрес түгел дип тә табалардыр. Ләкин бу минем фикерем. Безнең татар халкы өчен хас булган кием - матур итеп яулык бәйләп һәм ябык күлмәк киеп йөрү. Ниндидер хиҗап формасындагы киемнәр ул безгә хас түгел. Безнең алай киенеп йөргәнебез дә юк. Татар халкына ул хас нәрсә түгел. Әгәр дә бу очракта ниндидер уртак фикер табыла икән, мәктәп коллективы да, дәүләт ягы да уртак фикергә килгән очракта мин моны дөрес дип санар идем. Тагын бер тапкыр әйтәм: әлбәттә, бүгенге законнар нигезендә мәктәп системасында нинди киемнәр белән йөрүне һәр төбәк үзе билгели. Һәр төбәкнең, һәр мәктәпнең үзенчәлеге бар. Ул үзенчәлекләрне исәпкә алырга кирәк дигән норма да бар. Һәм мәктәптә киенеп йөргәндә шушы үзенчәлекне исәпкә алырга да кирәк. Ләкин безнең татарларга кагылышлы булганда, минем фикерем шундый.

"Бердәм Россия милләте" азчылык халыкларның югалуына китермәячәк"

-“Бердәм Россия милләте” дигән төшенчәне кертү бара. Моңа карата дәгъвалар бар, бу азчылык халыкларның эреп югалуына китермәсме дигән шик бар. Сез ничек уйлыйсың, моның ниндидер куркынычы бармы?

-Мин алдан ук әйтәм алам – “бердәм халык” дигән закон эшләгез дигән Президентның күрсәтмәсе юк. Бары тик аның ниндидер берәр федераль норматив эшләп булмасмы икән, тәкъдим итеп карагыз дигән сүзе бар. Безнең илебез, Россиябез бер, төрле халыкларның төрле телләрен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калып, ләкин илне алга җибәрү өчен бердәм булып хәрәкәт итәргә кирәк дигән юнәлеше бар. Шул турыда гына сүз бара.

Бөтен кешене тынычландырасым килә. Бәлки булырмы ул документ, булмасмы, эшче төркем шушы юнәлештә эшли. Нәрсәгәдер килеп чыгасын без май айларында гына күрәчәкбез. Ләкин сүз халыкларны бер кыйблага юнәлтеп, аларны бер халык итү турында сүз бармый. Бары тик сәяси милләт, илне алга җибәрү юнәлешендә бергә эшли торган бердәм фикерләү булдыру турында гына сүз бара. Илебез зур, халыклар, гореф-гадәтләр күп. Россияне алга җибәрү дигәндә без нинди генә фикерләр, нинди генә гореф-гадәтләр булса да, без бердәм булырга тиеш. шулай булмаса, илне алга алып бара алмыйбыз. Шуны ныгыту өчен ниндидер юнәлеш бирү турында гына сүз бара.

"Телне саклау үзебездән тора"

-Без зарланырга яратабыз, тел югала дибез. ә менә Россиядәге бүтән халыклар, Идел буе, Кавказ республикалары белән чагыштырып карасак, безнең хәлебез ничегрәк?

-Әлбәттә, ничек кенә зарлансак та, безнең вазгыять нык. Безнең күп эшләребез үзебезгә бәйле. Тагын бер гадәтебез бар безнең – берәр нәрсә барып чыкмый башласа, без гаеп кемдә икәнен эзли башлыйбыз. Я Мәскәү, я кемдер гаепле дибез. Тагын бер әйтәсем килә – телне саклау юнәлешендә күп кенә эшләнмәгән эшләребез үзебездән тора. Шул ук ата-аналардан тора. Димәк, без алар белән азакка кадәр эшләп бетерә алмыйбыз. Күп әйбер безнең җәмәгать оешмаларыннан тора. Күп очракта без телне саклыйсы урынга булмаган хакимиятне бүлеп ятабыз. Үзебезне-үзебез күрсәтер өчен ниндидер кирәкмәгән чаралар белән шөгыльләнәбез. Безнең кайчак мактану гадәтебез бар.

Әлбәттә, башка халыклар белән чагыштырганда, телне саклап калу юнәлешендә эшләребез зур. Татарстан, Татар конгрессы, без – Федераль мәдәни автономия зур эшләр эшлибез. Ул фестиваль-конкурслар бихисап. Болар - без читтәге балалар өчен үткәрә торган лагерьлар, төрле интерактив программалар. Ун мең кеше өйрәнә ала торган “Ана теле” дигән программабыз бүтән беркемдә дә юк.

Тагын бер әйбер әйберне әйтәм. Аны миңа нигә әйтәсең, аннары бездән көнләшеп, китапларыбызны реестрга алмаслар дип тә әйтәләр. Безнең татар телен өйрәнә торган китапларыбызның илледән артыгы федераль реестрда расланган һәм тагын утызга якыны расланырга тора. Бер халыкның да туган телне өйрәнә торган китаплары федераль реестрда тормый. Бу китаплар законлаштырылган дигән сүз. Ул китаплар белән без Мордовиядә дә, Чувашиядә дә татар телен өйрәнә алабыз. Кызганычка каршы, ул реестрда хакасларның ике һәм якутларның берничә китабы гына бар. Бу безнең телне кайгыртуда ничек алга китүен күрсәтә.

Ни өчен мин моны әйтәм? Чөнки мине бит Дәүләт Думасы депутаты итеп татарлар гына түгел, руслар, марилар, мордвалар, чувашлар да сайладылар. Кызганычка каршы, башка азчылык халыкларның мондый законлаштырылган әсбаплары юк. Ә бу нәрсәгә китерә? Аларга бу китапларны алып укырга мөмкинчелек юк дигән сүз. Бу ниндидер мактану түгел. Без хәрәкәтләнәбез, эзлибез. Дәүләт тә үз мөмкинчелегеннән файдалана. Телне өйрәнү буенча яңа технологияләр яңа әсбаплар кулланыла. Безнең Мәгариф министрлыгы аларны хәзерге балаларның уй-фикерләренә исәпкә алып, уен форматында эшләү юнәлешендә эшли. Без башкаларга караганда күбрәк хәрәкәтләнүдә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100