news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Телнең киләчәге турында кайгыртып яшәсәк иде - Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, республика мөфтиенең беренче урынбасары милләттәшләрен телне киләчәк буынга җиткерергә өнди.

(Казан, 10 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, республика мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллин милләттәшләрен телнең киләчәге турында кайгыртырга, аны киләчәк буынга җиткерергә өнди. Бу хакта ул мөрәҗәгатен "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы аша җиткерә.

"Безнең телебезгә зур йогынты ясады һәм безнең милләтне милләт итте ислам дине. Ислам диненең йогынтысы астында бөек, һәм бүгенге көндә безгә Аллахы Тәгалә безне зур иҗади уңышларга ирештергән телне бүләк итте. Телебезне саклауда һәм шушы байлыкны балаларыбызга бирүдә, бүләк итеп калдыруда һәрберебез үзенең өлешен кертсә иде. Үз телебезне өйрәнсәк иде, үз телебезне онытмасак иде һәм аның киләчәге турында чын күңел белән кайгыртып яшәсәк иде", - диде ул.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot