news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Телне гаилә генә саклый дигән сүз дөреслеккә туры килми — Ирек Шәрипов

ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры тел мәсьәләсенә үз фикерләрен "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында җиткерде.

(Казан, 10 ноябрь, "Татар-информ"). "Телне гаилә генә саклый дигән сүз дөреслеккә туры килми. Телне гомумән җәмгыять саклый. Гаилә - җәмгыятьнең бер өлеше", - диде "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов.

Аның фикеренчә, мәгариф, тәрбия системасы - җәмгыятьнең икенче өлеше. Мохит - җәмгыятьнең өченче өлеше.

"Кибет, почта, транспорт, юл - бөтенесе бергә мохитне һәм телне саклау системасын хасил итә. Телне мәгариф системасыннан алсаң, аның нәтиҗәсе, рус теленеке ничек булган, татар теленеке дә шул булачак, шуңа күрә моңа һич тә юл куярга ярамый. Аңлату эшләрен дәүләт җитәкчеләре тарафыннан да, халыкыбыз белән дә көн саен алып барырга, сөйләшергә һәм системаны саклап калырга кирәк", - дип саный ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100