news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Телне белмәсәк, иҗат әһелләренә кытлык туарга мөмкин - Башкортстан вәкиле

“Россиянең татар авыллары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов сөйләм белән генә телгә өйрәнеп булмый, дип саный.

Телне белмәсәк, иҗат әһелләренә кытлык туарга мөмкин - Башкортстан вәкиле
Султан Исхаков

 (Казан, 8 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). “Россиянең татар авыллары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов татар телен белми үскән буыннан шагыйрьләр, иҗат әһелләре үсеп чыкмас, дип борчыла. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә биргән әңгәмәсе вакытында белдерде.

“Телләр мәсьәләсендәге ыгы-зыгы башка республикаларга караганда бездә авыррак булгандыр, дип уйлыйм. Чөнки мин үз эшем белән төрле җиргә йөрим - Чувашиядә дә, Пермьдә дә булам. Һәм шуны сизәм, аларда мондый шаукым юк. Дәресләр саны ничек булган, шулай калган. Хәтта алар киресенчә: “Безгә хәзер җайлырак, кысылучы юк”, дип әйтәләр. Ә бездә инде ул мәсьәлә бар һәм Башкортстанда яшәгәч, без башкорт телен дә белергә тиеш. Балаларыбыз татар телен дә, башкорт телен дә аз-азлап укыйлар, икесе дә күп түгел”, – ди Фәнир Галимов.

Әмма ул шул аз сәгатьләр белән генә балаларны ана теленә өйрәтә алырбыз, дип өметләнми.
“Сөйләшү генә түгел бит әле. Безгә бит тора-бара шагыйрьләр дә, җыр текстлары язучылар да кирәк. Ә син укымыйсың, грамматиканы белмисең, татарча моңны ишетмисең икән, киләчәктә безнең иҗади өлкәгә, иҗади кешеләргә кытлык булмагае. Шигырь да, җыр да ана телеңне яхшы белгәндә генә языла. Мәҗбүриләп өйрәткән тел белән генә ерак китеп булмый. Шуңа күрә куркыныч юк түгел. Үзем иҗади кеше буларак, куркуым да, шикләрем дә юк түгел. Күңелем борчулы. Әмма минем бу уйларым чынга ашмасын иде”, – диде Башкорстан вәкиле.

Фәнир Галимов – үз республикасының ялкынлы патриоты. Аның инициативасы белән Туймазы районы Төмәнәк авылында күп эшләр эшләнде. Ул – Башкортстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган артисты. 150ләп җыр сүзләре авторы. Соңгы елларда Татарстан һәм Башкортстанны берләштерүче проектлар авторы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100