news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Телләрне өйрәнү сыйфатын арттырырга кирәк – Ирек Шәрипов

«Киләчәктә җәмгыятьтәге киеренкелекне бетерү юлларын да эзләргә кирәк», – ди Халыклар дуслыгы йорты директоры.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юлламасында телләр мәсьәләсенә урын бирелүенә сөенүен җиткерде.

«Әлбәттә, җәмгыятебездәге тынычлык, тигезлек, гаделлек мәсьәләсе ул һәрвакыт беренче урында булды. Телләр өйрәнү мәсьәләсе шул ук гаделлек, баланс мәсьәләсенә карый. Сүз дә юк, телләрне өйрәнү сыйфатын арттырырга кирәк. Бүген сүз рус телен өйрәнү сыйфатын арттыру турында да бара. Шул ук вакытта татар телен өйрәнү сыйфаты да республикабызда сораулар тудыра. Шуңа күрә ул киеренкелек тудырмасын өчен һәм гаделлекне, балансны саклап калу максатыннан, бу мәсьәләдә караш үзгәрергә тиештер. Телләр мәсьәләсендә республикабызда уникаль ситуация: бездә хәтта өч телдә аралашучы гражданнар саны да бик күп. Республикада яшәүче чуваш, удмурт, мари, мордва халыкларының күп өлеше – өч телле халык. Республикабызда аларның туган телләрен өйрәнү өчен дә тиешле шартлар тудырылган, шул ук вакытта алар мәктәпләрдә рус һәм татар телләрен дә тиешле дәрәҗәдә, сыйфатлы итеп өйрәнә. Шуңа күрә өч телле гражданнарыбыз булу Россия Федерациясендә әле уникаль ситуация булып тора. Киләчәктә бу үзгәлекне дә саклап калу һәм җәмгыятьтәге киеренкелекне бетерү юлларын да эзләргә кирәк», – диде «Татар-информ»га Ирек Шәрипов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100