news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Телләрне ирекле укыту милләтләр дуслыгын какшата - Удмурт милли-мәдәни автономиясе рәисе

Андрей Герасимов мәктәпләрдә телләрне укытуның якынча пропорциясен тәкъдим итә.

Телләрне ирекле укыту милләтләр дуслыгын какшата - Удмурт милли-мәдәни автономиясе рәисе
Михаил Захаров

(Казан, 17 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). ТР Удмуртларның милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Андрей Герасимов телләрне ирекле укыту ватанпәрвәрлекне, милләтләр дуслыгын какшата, дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә әйтте.

Андрей Герасимов Удмуртиядә туып үссә дә, бүгенге көндә туган телен аңлый, әмма сөйләшә белмәвен әйтте. “Мин мәктәптә укыган дәвердә белем бирүнең совет формасы иде, шуңа күрә туган телне ирекле рәвештә укыдык. Әти-әниләр дә удмурт, мин дә удмурт. Әмма әти-әнием мине удмуртча укытмаска дигән фикергә килгән. Ник дигәндә, алар балалары алдагы тормышында кирәкле белем алсын, дип уйлаган. Болар - физика, математика, тарих, рус теле. Бүген мин удмуртча бөтенләй дә сөйләшмим, дисәм була. Удмуртча сөйләшкәнне аңлыйм, тик сөйләшә алмыйм. Әгәр мин аны мәктәптә мәҗбүри укыган булсам, рәхәтләнеп сөйләшер идем. Мин 1969 елда Удмуртиядә тудым, 1983 елда Татарстанга күченеп килдек. Гаиләдә әти белән әни үзара - удмуртча, ә безнең белән рус телендә аралаша иде. Совет заманында милли телне мәҗбүри укыту формасы юк, сайларга мөмкинлек булды. Хәтта милли телдә сөйләшү модада түгел иде. Менә бүген шуның “җимешләре” үсеп җитте”, - Андрей Герасимов.

Удмуртларның милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе бүген телләрне укыту буенча да үзенең күзаллавын әйтте.

“Владимир Путинның шундый сүзләре бар: “Милли сәясәт стратегиясе гражданлык патриотлыгына нигезләнергә тиеш”, - ди ул. Патриотлык ул үзеңнең телеңә, мәдәнияткә, халыкка мәхәббәттән башлана. Минем уйлавымча, телләрне ирекле укытуга юл куеп, патриотлык югала. Бала әле бу яшьтә сайлый белми, нәрсә сайларга икәнлеге аңа аңлашылмый да, ә әти-әниләр баласының киләчәген уйлап, ялгыша. 30-35 яшьлек ата-аналар материаль якка карый. Баласы нинди тел укыса, киләчәктә яхшы эш таба ала? Чыннан да, ялгыш бу. Бала туган телне укып вакыт әрәм итеп, имтихан бирә алмый калыр, дип уйлый алар. Үз телеңә мәхәббәтне кече яшьтән өйрәтергә кирәк. Милләтләр бергәлеге турында сөйләгәндә дә, әгәр мәҗбүри рус теле дә, удмурт теле дә укытылса, шул рәвешле бала башка халыклар мәдәнияте белән таныша. Теленә, әдәбиятына кызыксынуы арта. Ә милли горурлык ул – телләр, белү, әдәбият, тарих, традицияләр белән кызыксынудан башлана. Шуңа күрә, минем уйлавымча, туган тел һәм әдәбият мәктәпләрдә мәҗбүри укытылырга тиеш. Дәүләт күзлегеннән караганда, дәүләт үссен дисәк, бала физика-математика, рус телен генә түгел, туган телен дә белергә тиеш. Үзе яши торган, үзе үсә торган, үзе аралаша торган җирлектәге телне белергә тиеш ул. Моннан берәүгә дә зыяны булмас дип уйлыйм, - диде Удмуртларның җирле автономиясе җитәкчесе Андрей Герасимов. 

Андрей Герасимов фикеренчә, мәктәпләрдә телләрнең бүленеше болай булырга тиеш: тел фәннәренә бирелгән барлык сәгатьләрнең 50 проценты - рус теле һәм әдәбияты, 15 проценты - субъектның дәүләт теле, 15 проценты - туган тел, 20 проценты чит тел укытуга бүленергә тиеш. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100