Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Телгә кызыксыну уятабыз: КФУда татар теленнән нинди олимпиадаларда катнашып була?
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар теленнән уздырылган олимпиадалар хакында сөйләделәр. Бәйгеләр ничек оештырыла, аларда кемнәр катнаша алуы һәм җиңүчеләргә бүләкләр турында тулырак әлеге язмада.
«Мәктәп укучылары өчен – «Гыйлем» олимпиадасы»
Быел беренче тапкыр Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында мәктәп укучылары өчен татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада була. Бу хакта КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов хәбәр итте.
«Быел беренче тапкыр мәктәп укучылары өчен дә олимпиада уздырабыз, ул «Гыйлем» дип атала. Аңа ноябрь аенда старт бирелде, олимпиада 8-11 сыйныф укучылары өчен. Беренче турда биремнәр онлайн рәвештә тәкъдим ителә, гыйнвар аенда финал уеннары телевизион форматта барачак. Аның берничә уенын институтта төшереп, социаль челтәрләрдә тәкъдим итәчәкбез. Икенче өлеш – финал уеннары «ТНВ» телеканалында күрсәтеләчәк», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Олимпиада Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә оештырыла.
«Урта һөнәри уку йортларында белем алучылар өчен татар теленнән олимпиада тәмамлана»
14 ноябрьдә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында Татарстан Республикасының урта һөнәри белем бирү уку йортларында белем алучы студентлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиаданың җиңүчеләрен билгеләячәкләр. Әлеге олимпиада быел беренче тапкыр оештырылган.
Бәйгенең беренче турында урта һөнәри белем бирү йортларыннан 609 студент катнашкан, икенче турга 221 студент үткән. Олимпиада беренче урын алучылар – 50, икенче – 40, өченче урынны яулаучылар 30 мең акчалата бүләк алачак. Шулай ук аерым кызыксындыру номинацияләре дә каралган.
«2 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр барган теркәлү вакытында 600дән артык студент олимпиадада катнашырга теләк белдерде. Алар – республикабызның урта һөнәри белем бирү уку йортларында төрле юнәлешләрдә белем алучылар. Габдулла Тукай исемендәге Арча һәм Казан педагогия көллиятләре, Чаллы политехник колледженда, Саба аграр колледженда, Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллиятендә, Буа медицина училищесында белем алучы студентлар аеруча активлык күрсәтте», – дип искәртеп узды филология фәннәре кандидаты, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Эльвира Динмөхәммәтова.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«2 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр олимпиаданың беренче туры үтте. Чарада катнашу өчен теркәлгән студентлар татар теле һәм татар әдәбиятыннан тест сорауларына җаваплар бирделәр. Бу тур онлайн уздырылды. Нигезләмә буенча, беренче турда 64тән югарырак балл җыючылар барысы да 13-14 ноябрьдә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узачак олимпиаданың йомгаклау турында катнашачак. Анда алар жюри әгъзаларына үз проект эшләрен тәкъдим итәчәк, кыйммәтле бүләкләр өчен көч сынашачаклар», – диде Эльвира Динмөхәммәтова.
Югары уку йортлары студентлары өчен нинди мөмкинлекләр бар?
Быел икенче тапкыр Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында югары уку йортлары студентлары арасында да татар теленнән Республика олимпиадасы оештырыла.
Җиңүчеләрне өч номинациядә: гуманитар фәннәр, филология һәм табигый фәннәр юнәлешендә белем алучы студентлар арасында ачыклаячаклар.
«Югары уку йортларында укучы студентлар өчен олимпиада быел икенче тапкыр уздырыла. Әлеге олимпиадада узган елны сигез югары уку йортыннан 300дән артык студент катнашты. Бүгенге көндә сигез уку йортыннан 285 гариза кабул иттек», – дип искәртеп узды Рамил Мирзаһитов.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Әлеге бәйге Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырыла.
«Телләр комиссиясе белән берлектә дистәләгән проектларыбыз бар. Фәнни юнәлештә берничә чара уздырабыз. Шулай ук комиссия ярдәме белән татарча антиплагиат эшләнде, татар телендә язу өчен шрифтлар булдыру белән дә шөгыльләнәбез. Яшьләр белән эшләүгә килгәндә, бу елның беренче яртысында «Милли хәзинә» дигән чара узды. Әлеге бәйге нигездә иҗади яктан сәләтле балаларны барлауга, аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән», – диде КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Әлеге чараларның әһәмияте бик зур. Беренчедән, балалар үзләренең көчләрен сынап карый. Икенчедән, югары уку йорты бинасында студентлар укый торган аудиторияләрдә үзләрен икенче төрле хис итә, киләчәктә студент булырга әзерләнәләр. Әлеге чараларның тагын бер нәтиҗәсе – без киләчәктә татар теле һәм әдәбияты, филология юнәлешендә эшләргә теләгән, мөмкинлеге булган балаларны барлыйбыз һәм аларга югары уку йортында белем алу өчен мөмкинлекләр булдырабыз. Телгә кызыксыну һәм мәхәббәт уятабыз», – диде Рәдиф Җамалетдинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз