Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тележурналист, язучы Индус Сирматов вафат
ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, тележурналист, язучы, «Татарстан» ДТРК ветераны Индус Сирматов вафат булган. Бу хакта «Вести» мәгълүмат хезмәте хәбәр итә.
Сирматов 1937 елның 11 мартында туа, Алабуга педагогия институтын тәмамлый, 1963 елдан «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясендә өлкән редактордан алып нәфис тапшыруларның баш редакторына кадәр хезмәт юлы үтә.
Сирматов төрле елларда «Фикер» иҗат-җитештерү бүлеген җитәкли, мөхәррир һәм алып баручы була, соңгы вакытка кадәр телерадиокомпания коллективында эшли.
1991 елда Х.Ямашев исемендәге премия лауреаты, ә 1986 елда Татарстан АССРның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз