news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тележурналист Рамил Ибраһимов эше буенча суд утырышы вакыты билгеләнде

Рамил Ибраһимовны үзенең социаль челтәрләр битендә язмасы белән терроризмны ачыктан-ачык яклауда гаеплиләр.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Дүшәмбе, 30 гыйнварда, Идел буе округы хәрби суды Рамиль Ибраһимовның җинаять эшен карауга керешә, ул “терроризмны ачыктан-ачык яклауда” гаепләнә. Бу хакта Идел буе округы хәрби суды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган ел җәй Рамил Ибраһимов, «Эфир» телеканалында телевидение алып баручысы булып эшләгәндә, үзенең социаль челтәрләр битендә Орландо гей-клубының йөздән артык кешесен яралаган һәм үтергән террористның гамәлләрен хуплап язган. Язма кыска вакыт эчендә юкка чыгарылган, әмма бу Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсенә җинаять эше кузгатырга җиткән.

Ибраһимов үзе бүген, июнь аенда әлеге хәл тирәсендә күтәрелгән шау-шу да җитәрлек булды диеп, нинди дә булса шәрехләр бирүдән баш тартты.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot