news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тележурналист Илдар Кыямовның «Җырларымда — җирсүем» шигырьләр китабы тәкъдим ителде

Җыентыкта журналистның мәктәп елларыннан бирле язылган туган ягына багышланган шигырьләре урын алган.

Тележурналист Илдар Кыямовның «Җырларымда — җирсүем» шигырьләр китабы тәкъдим ителде
Салават Камалетдинов

(Казан, 27 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Журналистлар берлеге йортында тележурналист, шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Кыямовның «Җырларымда — җирсүем» шигырьләр җыентыгы тәкъдим ителде. Җыентык Татарстан китап нәшриятында 550 данә белән басылган.

«Җырларымда — җирсүем» китабы проектын Илдар Кыямовның тормыш иптәше — журналист Мөршидә Кыямова һәм улы Идел Кыямов уйлап тапкан.

«Шигырьләрне мәктәп елларыннан бирле язам. „Җырларымда-җирсүем“ китабында туган якны ярату, аны сагыну темалары күтәрелә. Туган ягы кешене яшәтә, аңа көч бирә, рух өсти. Узган гомергә нәтиҗә ясап, тормышны тәртипкә китерү фарыз», — диде китап авторы.

Илдар Кыямов «Мәңге яшә, Әмирем» дигән Чирмешән районы Әмир авылы тарихына багышланган яңа китабы чыгачагын да әйтте. «Ул архив материаллары һәм аксакалларның сөйләвенә нигезләнеп язылды. Китап ике ел эчендә әзерләнде, күләме 912 биттән тора», — диде ул.

КФУ профессоры Васил Гарифуллин Илдар Кыямовның институтта укыган елларын, аның төркемен искә алды. «Иҗади, дус төркем иде. Студент вакытында ук Илдар максатчанлыгы белән аерылып торды. Җырлый башлады — Ирнис Рәхимуллин җитәкчелегендәге Татар халык хорында солист булды», — диде ул.

Васил Гарифуллин Илдар Кыямов белән бергә гастрольләргә йөргәнен әйтеп узды. «Мин баянда уйныйм, Илдар җырлый иде. Аның диплом эше дә татар телендә тел сурәтләү чараларына багышланды. Ютубтагы тапшырулары аша студентларыбыз телнең тәмен белергә, тел байлыгын дөрес файдаланырга өйрәнә», — дип сөйләде профессор.

Тарихчы Альберт Борһанов Татарстан төбәкчеләренең көненә ике-өч китабы чыгуын, алар арасында Илдар Кыямовның да өлеш кертүен билгеләп узды. «Илдарның туган ягы — Чирмешән турында 95 китап чыккан. Бу — Татарстан районнары арасында беренче урын», — дип сөйләде ул.

Илдар Кыямовны котларга «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналисты, аның группадашы Рузилә Мөхәммәтова да килгән иде. «Илдарны унҗиде яшеннән үк беләм. Без аны журналистикадан китеп, җырлый башлар дип уйладык. Әмма ул барыбер татар журналистикасы өлкәсендә калды. Илдарның булуында аның хәләл җефете — Мөршидәнең роле зур», — диде ул.

Илдар Кыямовның коллегалары — «ТНВ» каналы хезмәткәрләре Луиза Әмирова белән Гөлчәчәк Шәйхетдинова аның кешелекле һәм кайгыртучан булуын искәрттеләр: «Илдар абый белән һәрвакыт кызык, һәм ул киләчәккә карап яши торган кеше», — диде алар.

Иҗат кичәсендә Илдар Кыямовның коллегалары, якташлары катнашты. Сөмбел Кыямова, Альбина Кармышева җырлар башкарды. Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев гармунда уйнау осталыкларын күрсәтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100