news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тележурналист Галәветдин Зыятдиновка "Алик" псевдонимын Сара Садыйкова уйлап тапкан

Псевдоним гына булса да, дуслары аны гомер буе Алик Зыятдинов дип йөрткән.

 (Казан, 1 июнь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Озак еллар телевидениедә эшләп, авыл хуҗалыгы тармагына багышланган “Авыл” программасын алып барган Галәветдин Зыятдиновка Алик псевдонимын композитор Сара Садыйкова уйлап тапкан. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә аның кияве Самат Бәдретдинов әйтте.

“Әтинең күчмә театрда эшләгән еллары. Галәветдин исеменең яңгырашы да юк дипме, татарча исемнән качарга тырышып микән, Сара Садыйкова аңа исем кушкан. “Син сәхнәгә Алик булып чыгасың”, – дигән. Шуннан бу исем аңа ябышып калган инде. 90 нчы еллардан соң кире үз исеменә – Галәветдингә кайтты. Әмма дуслары өчен ул барыбер Алик булып калды", – диде Самат Бәдретдинов.

Исегезгә төшерәбез: Алик Зыятдинов, кичә, озак вакытка сузылган каты авырудан соң, 76 яшендә вафат булды. Аны бүген Теләче районының Кече Мирәтәк авылы зиратына мөселманча җирләделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100