news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тележурналист Гөлнара Зиннәтуллина белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле

Гөлнара Зиннәтуллина туган ягында - Лаеш районы Хәерби авылында җирләнәчәк.

Тележурналист Гөлнара Зиннәтуллина белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле
Салават Камалетдинов

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Тележурналит Гөлнара Зиннәтуллина белән хушлашу иртәгә, 9 сентябрьдә, иртәнге 9.00 сәгатьтә Ямашев проспектындагы 52 йортның 38 фатирында булачак. Бу хакта аның хезмәттәше, журналист Илфат Фәйзрахманов хәбәр итте.

Гөлнара Зиннәтуллина туган ягында — Лаеш районы Хәерби авылында җирләнәчәк.

9 ел яман шеш авыруыннан интеккән журналист бүген, кисәк хәле авыраеп, үз өендә вафат булды, дип хәбәр иткән иде Илфат Фәйзрахманов.

news_right_1
news_right_2
news_bot