news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Телевизор караучылар кимегәнгә, Макрон телевидениене дәүләт финанславына күчерергә тели

Журналист Илфат Фәйзрахманов Франциядә телевидение өчен җыела торган салымнарны бетерүгә үз бәясен әйтте.

Телевизор караучылар кимегәнгә, Макрон телевидениене дәүләт финанславына күчерергә тели
скриншот

Франция президенты Эммануэль Макрон француз журналистларын бөлгенлеккә төшерергә карар кылды, дип яза Financial Times (Файнэншл Таймс). Ул дәүләт басмаларын тоту өчен халыктан җыеп алына торган еллык түләүләрне юкка чыгару кирәклеге турында әйткән.

Озак еллар телевидениедә «Татарстан», «Атна», «Әйбәт гайбәт» программаларын алып баручы булып эшләгән, хәзер «Безнең гәҗит» газетасының баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов фикеренчә, бу телевидениенең үзен-үзе аклый алмавының күрсәткече.

  • Франция хакимияте телевизорлары булган 23 млн кеше түли торган 138 евро күләмендәге түләүдән баш тартырга тели. Франциядәге дәүләт массакүләм мәгълүмат чаралары бюджетының өчтән ике өлеше (21,4 млрд евро) моңа кадәр шушы түләүләр хисабына тулылана. Алга таба бу чыгымнар турыдан-туры дәүләт казнасыннан финансланачак. Президент Макрон моны телевизор караучылар кимүе белән аңлаткан. 

«Телевидение үзен-үзе аклый алмый. Башта үзгәрешләр чит илдә була, аннары анда булган әйбер бездә бер дистә елдан соң барлыкка килә. Андагы яңалык, андагы прогресс, регресслар безгә дә килеп җитәчәк, чөнки монда алшартлар бар инде», - дип бәяләде бу үзгәрешләрне Илфат Фәйзрахманов .

Илфат Фәйзрахманов бүгенге көндә газеталарны да күбрәк өлкән буын укыганлыгын, аның кимү баруын, алмашка укучы буын килмәгәнлеген һәм телевидениедә дә шулай булганлыгын әйтте.

«Минем танышларым арасында да телевизор карыйм дип әйтүчеләр бик сирәк. Алар гына түгел, үземнем оныкларым да мультфильмнарны да карамый. Үзебезнең «Шаян ТВ» бар. Аны да карамыйлар, телефонда утыралар. Бүгенге көндә телевидениене телефон, социаль челтәр алыштырды. Алар баланы уйлау сәләтеннән мәхрүм итәләр. Әгәр мондый хәлдә барса, телевидениенең киләчәге булырмы, белмим», - дип сөйләде журналист.

Журналист телетапшыруларны карамауны сыйфат дәрәҗәсе түбән булу белән аңлатты. «Минем эштә телевизор бар, ул бөтенләй стенага карап утыра. Телевидениедән киткәннән бирле телевизор караганым юк, чөнки бүгенге телевидениедә, минем зәвыгыма, карашыма һәм акылыма туры килә торган тапшыру юк», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100